Актаныш

20 минут эчендә Такталачыктагы йорты янып беткән Венера Юнысова: Яндык дигәч, базардагы бер белмәгән хатыннар баштан өскә кадәр киендереп чыгардылар

Интертат журналисты Энҗе Габдуллина узган елның ноябрь аенда йортлары янып, бернәрсәсез калган Венера Юнысова белән очрашты.

Узган елның ноябрь аенда Актаныш районы Такталачык авылында Венера апа белән Салават абый гаиләсенә кайгы килә – егерме минут эчендә өйләре, мунча, сарайлары янгыда көлгә әйләнә аларның. Менә бер ел дигәндә алар яңа өйләренә күченә. Авыл халкына, ярдәм иткән һәммә кешегә алар рәхмәт әйтергә сүзләр табып бетерә алмый.

Венера апа Юнысоваларның капкаларын ачып кергәндә инде караңгы төшеп килә иде. Тик ишегалдында цемент болгаткан тавыш аермачык булып ишетелеп тора. Ишегалды үзе төзелеш материаллары белән тулган. Янган өй урыныннан бераз читтәрәк яңа төзелгән өй тора. «Менә шундый хәлгә китердек әле бүгенге көндә», — дип каршыга Венера апа Юнысова үзе килеп чыкты.


Узган елны ноябрь урталарында төшке аш вакытында Венера апа белән Салават абыйларның өйләре, мунча, келәтләре янып көлгә әйләнгән иде. Кышка кереп барганда урамда бер кат кием белән калган Венера апа белән Салават абый турында «Интертат», реквизитларын күрсәтеп, язган иде. 

— Өй, мунча, келәт, сарык лапасы, туалетка хәтле янды инде. Гараж белән мал сарае, маллар калды. Колхозның су мичкәсе килеп җитмәсә, без бөтен килеш янып бетә идек, алары да калмый иде. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ут сүнде, ут сүнгәч, су юк, җирдә кар да юк. Бурдан кала уттан калмый диләр бит. Һуш китмәле хәл булды инде бу. Егерме минут эчендә өй янды да бетте. Карталар, телефоннар — бөтенесе янып бетте. Гомергә кесәдә йөргән телефон да өйдә калган ул көнне. Ярый малларга, лапасларга ут капмады. Шул мичкә килеп җитмәгән булса, печәннәргә, аннары күршеләргә дә күчә иде. Алла саклады инде, — дип искә төшерде ул көнне Венера апа.

Янгын китереп чыгарган сәбәп — газ плитәсе була. Венера апа газга бәрәңге кыздырырга утыртып, якында гына булган тәрәзәне ачып, үзе идән себерергә дип, верандага чыгып китә. Җил челтәрне уйнатып, челтәргә ут каба. Түшәмдәге пластик эри, ага һәм дөрләп яна башлый.

— Мин кире кердем дә күрдем. Тәрәзәне япмакчы булам, андый вакытта тәрәзә ябылмый икән ул. Инде пластик түшәм ага башлады. Салаватны юлларга дип чыгып чаптым. Аны тапмыйм. Ул лапас артында печән кертеп яткан булган. Кычкырып та булмый, бернишләп булмый, менә ул хәлне аңлата торган түгел.

Аннары документлар исемә төште. Утка кереп бара идем инде, Салават йолкып алды. Түшәмдәге пластик ага, аның исе тамакка утыра. Үлгән дә булыр идем инде мин әллә. Ул пластик дигән нәрсә бер дә кирәкми икән.

Аш бүлмәсе ягыннан ургылып ургылып төтен чыккан фото, видеоларны балалар телефоннан бетергән. Карап, тагын борчылмасын дигәннәрдер инде. Аякта бер кат колготки, калош, өстә бер кат кофта белән урамда басып калдым, — дип сөйләде ул.


«Бернәрсәсез урамда калдык»
Венера апа белән Салават абыйга авыл советыннан башлап, урамда күргән һәркем, туганнарының, дусларының танышлары да, Татарстан читтә булганнар да, бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Алар рәхмәтләрен әйтеп бетерергә сүзләр дә таба алмый. «Мин мондый әйбер көтмәгән идем. Сүзем юк. Ничек итеп рәхмәт әйтергә дә белмим», — ди Венера апа. 

— Халык бердәм булды. Мин мондый әйбер көтмәгән идем. Шундый ярдәм иттеләр. Әйтеп аңлата торган түгел. Авыл халкы гына түгел, бөтен дөнья халкы җыйды бу акчаларны, дөресен генә әйткәндә. Чаллыда дусларым тора, аның бер кызы Санкт-Петербургта, икенчесе — Мурманскида. Шушы хәлне ишетеп, укып, аларның дуслары, туганнары да акча җыеп бирде хәтта. Без бит инде бернәрсәсез калдык. Бер кием калмады, бер нәрсә калмады.

Хәзер савыт-саба, киемнәр бөтен гомергә җитәрлек булды инде минем. Мебельләрне кешеләр бирде. Телевизорны авылдаш Розалия бирде. Җәймәсен Чаллыдан алып кайттык. Апа үзенең иске челтәрләрен бирде, шуларны тектереп, элеп куйдым. Кресло, диваннарны Чаллы белән Алабугадагы туганнар бирде. Бер комодны чыгарып атканнар иде, аны әйбәтләп куйдык. Шулай җыйдык инде.


Энҗе Габдуллина
Ноябрь уртасында йортсыз-җирсез калган Венера апа белән Салават абыйны авылдашлары Фәндәрия апа үзләренең буш торган яңа йортларына кертә. «Күршеләр дә ел әйләнәсе мунча кертә инде. Ничек кенә әйтеп бетерергә бу рәхмәтләрне», — диләр алар.

— Урамда калгач, Фаил абый белән Фәймә апалар алып китте үзләренә. Аннары Фәндәрия апа буш өен бирде торырга. Кая барырга белмичә утырганда таягына таянып килеп тә җиткән иде. Күршеләр ел әйләнәсе мунча кертәләр. Туганнар, авыл халкы бөтен нәрсәне ташыды гына инде. Аерым-аерым әйтеп, санап та бетереп булмый, — дип сөйләде ул.


Районнан глава илле мең бирде. Мин белмәгән кешеләр дә җибәрде акча. Бөтен район, бөтен авыл ярдәм итте. Өйне иминиятләштергән идем биш йөз меңгә. Ярый эшләткәнмен дидем. Монысын да эшләтеп куйдым, Аллам сакласын. Гомер буе хастаханәдә эшләгәч, бөтен кеше белә, бөтенесе таный. Салаватны да таныйлар, ул мал табибы булып та эшләгән иде. Аның эшеннән дә бик күп булды ярдәм, Аллага шөкер. Яндык дигәч, базардагы бер белмәгән хатыннар баштан өскә кадәр киендереп чыгардылар. Бәясе шуның кадәр дип тормадылар. Мине дә, Салаватны да, Гаделне дә (Венера апаның кечкенә малае — ТИ) бөтен килеш киендерделәр, акчаларын җәлләп тормадылар, — дип сөйләде ул һәр җиһазны, һәр киемне кем биргәнен әйтә-әйтә.

«Гомер буе бөртекләп җыйган дөнья егерме минут эчендә янып бетте»
Халыктан җыелган акчага алар Яңа елга кадәр үк төзелеш материаллары алып куялар. Һәм ярты ел дигәндә яңа йортларын салып та чыгалар. «Тамчыдан күл җыела» дигән мәкаль бик тә урынлы монда. 

— Халык акча җыешкач, уйладык, уйладык та, материаллар ала торыйк әле дип, башта кирпеч, калайлар алып куйдык. Яңа елга хәтле байтак әйберне алып куйган, заказ биргән идек инде. Шул вакытта алмаган булсак, әле төзеп тә чыга алмаган булыр идек. Чөнки бөтен нәрсәнең дә бәясе артып бетте. Бермә-бер арттылар. Блоклар алганда да безгә ташлама белән бирделәр, берничәсен бүләк итеп. Бер белмәгән кешеләр бит алар. 

Осталар да ун көн эчендә төзеп бирделәр өйне. Бик тиз эшләделәр, рәхмәт инде.


Июльдә күчтек. Пәнҗешәмбе көнне кундык та, җомга көнне мулла чакырып, укытып алдык. Әле кешеләрне җыеп ятарга бик рәт тә юк. Тик аш-су үткәреп алырмын дип торам, — дип сөйләде Венера апа.

Яңа өйне янган өйдән бераз читтәрәк салганнар. «Янган җир янган җир инде ул. Күңел тартмады. Фундаменты да янып беткән иде бит аның», — диде ул. Керә торган бүлмә, зал, аш бүлмәсе, бер йокы бүлмәсеннән тора, тагын бер бүлмәне кыш көне бүләчәкләр. Мунчалары да өй белән бергә. «Әнкәйне мунчага йөртеп бик яфаландым. Мин картайгач, мине кем йөртер. Үзем мүкәйләп булса да барырмын», — дип өй белән бергә салдырттым», — ди Венера апа.


Энҗе Габдуллина
Күз идәндә тезелеп торучы тозланган кыяр, помидорларга, салатларга, компотларга төште. Кайгы килде дип, яшәүдән ваз кичүчеләр рәтеннән түгел Венера апа. «Кайгыны күп күрдем инде. Хәзер монсы килеп өстәлде», — ди ул минем фикерләрне ишеткәндәй.

— Гомер буе интегеп дөнья көттек. Унбер айлык чакта әтидән калганмын. Әнкәй берүзе дүрт баланы тәрбияләп үстерде. Үзебез дә бәләкәй чакта янган идек без. Миңа алты яшь иде. Әнкәй май заводында эшли. Аңа да халык шулай җыелып ярдәм иткән иде. Кырык биш яшьтә ирдән калдым. Кайгыны күп күрдем инде. Хәзер монсы килеп өстәлде. Гомер буе көткән дөньяларның көле күккә очты. Алдагысы хәерле булсын. Мондый хәсрәтләрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын. Гомер буе бөртекләп җыйган дөнья егерме минут эчендә янып бетте шул, — дип сөйләде ул.

Кайгы килгәндә бердәм булу күңелсез нәтиҗәләрдән дә саклап кала. Халыкның бердәмлеге шундый авыр вакытларда күренә дә инде. Янгын булганнан соң бөтен авыл ир-атның җыелып, хәрабәләрне җыештырып түгүчеләргә дә, өйгә кертүчеләргә дә, кием-салым, акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә дә Венера апа белән Салават абый көн дә рәхмәт укый. «Такталачык авыл советына да, барча авыл, барча район халкына, дуслар, туганнарга, балаларга, танышларга, таныш булмаганнарга да ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», — диде Венера апа. Хәзер алар салкын көзне дә, кышны да яңа өйләрендә каршылый. Мондый зур кайгы-хәсрәтләр беркемнең дә башына төшмәсен.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/05-09-2021/gomer-bue-b-rtekl-p-yygan-malybyz-egerme-minut-echend-yanyp-bette-5836239

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: