Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

20 октябрь – Актанышта зур өмә

Район үзәге Актанышны төзекләндерү, агачлар утырту, тирә-якны тәртипкә китерү максатыннан, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр санитар чистарту, төзекләндерү айлыгы уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Айлык чорына билгеләнгән чараларны үтәүне Актаныш авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятиеләр, мәктәпләр, 80 нче һөнәр лицее катнашында агачлар...

Район үзәге Актанышны төзекләндерү, агачлар утырту, тирә-якны тәртипкә китерү максатыннан, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр санитар чистарту, төзекләндерү айлыгы уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.
Айлык чорына билгеләнгән чараларны үтәүне Актаныш авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятиеләр, мәктәпләр, 80 нче һөнәр лицее катнашында агачлар утырту белән башлап җибәрдек. Сабантуй мәйданына, Җиңүнең 50 еллыгы урамына, Әҗәкүл һәм Ирмәш авыллары арасы юл буена, мәдәният сарае янына, Актанышның иске зират янындагы тау буена питомниктан кайткан 5200 төп каен агачы утыртылды.
Айлык дәвамында үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, йорт-бина тирәләрен чүп-чардан, агач-ташлардан, ком өемнәреннән, печән-салам калдыкларыннан, төрле төзелеш материалларыннан арындырырга, агачлар утыртырга, ял паркларын, зиратларны тәртипкә китерергә, су чыганакларын төзекләндерергә, чистартырга тиеш булабыз. Айлык чорында торак йортларны кышка әзерләүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш.
Айлык дәвамында даими рәвештә өмәләр уздырылачак, һәм һәр атнаның җомга көне "чисталык көне" итеп билгеләнде.
Айлык чорында полиция участок вәкилләре, авыл башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, һәр урам, йорт аллары, кварталлар, чүп түгү урыннары, оешма- предприятие яннары тикшереп чыгылачак. "Җирлектә төзү-төзекләндерү һәм территорияне тәртиптә тоту" турында Актаныш авыл җирлеге Советының 29 ноябрь, 2007 елгы карарын үтәмәүче гражданнарга, бигрәк тә терлекләрен караучысыз, урамда, паркларда, агач утыртылган участокларда йөртүчеләргә карата акт төзелеп, район Советының административ комиссиясенә биреләчәк. Төп максат кемгә дә булса штраф салу түгел. Актаныш авыл җирлеге Советының карарлары җирлектәге һәр граждан тарафыннан төгәл үтәлергә тиеш.
Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, чистарту максатыннан, 20 октябрь көнне зур өмә уздырыла. Җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.
Өмә көнне оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Мөмкинлекләре булган башка гражданнар җирлектәге зиратларны чистартуда катнашачаклар. Зиратларда эшләүче гражданнар үзләре белән балта, сәнәк, пычкы кебек эш кораллары алып килергә тиешләр. Өмә 20 октябрь көнне 8 сәгатьтә башланып, 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Мин бу изге эштә җирлектәге барлык гражданнар да актив катнашырлар, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев