Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керде

Банкнотларны беренче булып Ерак Көнчыгышта, Кырымда һәм Мәскәүдә яшәүчеләр алачак. 12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта "РИА Новости" язып чыккан. "Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре...

Банкнотларны беренче булып Ерак Көнчыгышта, Кырымда һәм Мәскәүдә яшәүчеләр алачак.
12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта "РИА Новости" язып чыккан.
"Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре тасвирланган төбәкләр (Ерак Көнчыгыш, Кырым), шулай ук Мәскәү алачак", - дип җиткерә Эльвира Нәбиуллина.
Россия Банкы рәисе сүзләренчә, декабрьдә яңа банкнотлар Россия территориясендә әйләнешкә керәчәк. Банкнотлар этаплап керәчәк, аларны эшләү сер, бу ялган акча ясаучылардан саклану өчен эшләнелә.
Искәртеп үтик, Россия Үзәк Банкы узган ел октябрь аенда 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар сайлау буенча бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясаган иде. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңү яулады.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/12/150143/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев