Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

200 һәм 2000 сумлыкларда Казан күренеше булырга мөмкин

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремле һәм КФУ архитектура корылмалары өчен тавыш бирергә...

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремле һәм КФУ архитектура корылмалары өчен тавыш бирергә була.
Алар Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнгән. Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак. Тавышны твоя Россия.рф сайты, яки Актаныш муниципаль районының рәсми порталындагы баннер аша бирергә була.
Яңа банкнотларга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин алар 5 мең тавыш җыйгач кына Россия федераль округы символлары картасында пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев