Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2013 ел җиңүчеләре

Район үзәге урта мәктәпләре арасында Актаныш гимназиясе җиңүче дип табылды. Район урта мәктәпләре арасында беренче урында - Киров, икенче - Татар Суыксуы, өченче - Сәфәр урта мәктәбе. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип Иске Кормаш мәктәбе билгеләнде. Икенче урында - Күҗәкә мәктәбе, өченче - Богады мәктәбе. Район үзәгендә...

Район үзәге урта мәктәпләре арасында Актаныш гимназиясе җиңүче дип табылды. Район урта мәктәпләре арасында беренче урында - Киров, икенче - Татар Суыксуы, өченче - Сәфәр урта мәктәбе. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип Иске Кормаш мәктәбе билгеләнде. Икенче урында - Күҗәкә мәктәбе, өченче - Богады мәктәбе.
Район үзәгендә юридик зат булган балалар бакчалары арасында "Иң яхшы балалар бакчасы" исеме Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасына бирелде. Авылларда "Иң яхшы балалар бакчасы" исемен Киров балалар бакчасы яулады. Икенче - Качкын, өченче - Уразай балалар бакчасы.
Мәдәният йортлары арасында беренче урынны Иске Кормаш, икенче урынны - Киров, өченче урынны Татар Суыксуы авылы мәдәният йортлары яулады. Җиңүче коллективлар диплом белән бүләкләнделәр.
Авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәткәннәре өчен гомуми практика табиблары Светлана Корбанова, Эркен Галиев, Миләүшә Хаҗиева диплом белән бүләкләнделәр. Шәфкать туташлары Илиза Хуҗина, Гөлназ Басыйрова, Гөлгенә Маннанова, Клара Авзалова, Гөлнур Фәррахова, Рәмилә Кашапова акчалата премиягә лаек булдылар.
Колын авылы фельдшеры Ландыш Имамова, Уръяды авылы фельдшеры Хәмдия Бикмөхәммәтова, Богады авылы фельдшеры Сәрия Гыйльфанова авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәткәннәре өчен алдынгылар җыенында бүләкләнделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев