Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2015 елда Актанышта уртача хезмәт хакы 21487,8 сум булган

2015 ел төрле вакыйгаларга бай булып, тарих сәхифәсенә язылды. Районыбыз тормышында, гадәттән тыш үзгәрешләр булмаса да, социаль-икътисадый яктан ирешкән уңышлар шактый. Район башлыгы Фаил Камаев белән булган әңгәмәдә шуларга тукталып, киләсе елга билгеләнгән максатлар белән таныштык. - Фаил Мисбахович, районның социаль-икътисадый эшчәнлегенә бүген нинди бәя бирелә? - Социаль-икътисадый үсеш буенча...

2015 ел төрле вакыйгаларга бай булып, тарих сәхифәсенә язылды. Районыбыз тормышында, гадәттән тыш үзгәрешләр булмаса да, социаль-икътисадый яктан ирешкән уңышлар шактый. Район башлыгы Фаил Камаев белән булган әңгәмәдә шуларга тукталып, киләсе елга билгеләнгән максатлар белән таныштык.
- Фаил Мисбахович, районның социаль-икътисадый эшчәнлегенә бүген нинди бәя бирелә?
- Социаль-икътисадый үсеш буенча Татарстан Республикасында 45 район арасында бүген без 17нче урында. Тулаем территориаль продукт быел 8 млрд. 330 млн. сум тәшкил итте. Ул республиканың региональ продукт өлешендә 0,5 процент алып тора. Алга таба карап, үзебезгә зур максатлар билгелибез. 2020 елга аның күләмен 0,7 процентка күтәрү бурычын куябыз. Бу, әлбәттә, Актаныш районы икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга да бәйле. 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төяп җибәрелгән продукция күләме 3 млрд. 100 млн. сумнан артык тәшкил итте.
Узган ел белән чагыштырганда 21 %ка үсеш булды. Сәнәгатьтә җитештерү индексы узган ел белән чагыштырганда 106,9 %. Узган ел әлеге күрсәткеч 93,6% кына иде. Шунысы сөендерә: төзелеш эшләренең барысы да районыбыз төзүчеләре тарафыннан башкарылды. Социаль объектлар төзү, капиталь төзекләндерү, терлекчелек торакларында ремонт эшләре, юллар салу киләсе елда да дәвам итәчәк.
- Халыкны хезмәт хакы да кызыксындыра.
- Район буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 21487,8 сум тәшкил итте, 2014 ел белән чагыштырганда бу сан 8%ка артты. Кешене эшкә җәлеп итүнең төп шарты - ул лаеклы хезмәт хакы һәм уңай шартлар тудыру. Бу өлкәдә авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагында да максатчан эш алып барыла.
- Районда эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора?
- Агымдагы елда хезмәт базарында тотрыклы хәл сакланды. Район икътисадының уңай үсеше моңа алшарт булып торды. Ел башында рәсми теркәлгән эшсезләр саны 54 кеше исәпләнсә, бүген 40 эшсез исәптә тора. Республика буенча алганда эшсезлек күләме бездә иң түбәннәрдән, барысы 0,27%, мисал өчен, республика буенча уртача күрсәткеч 0,76%. Әйткәнемчә, эш шартлары, бигрәк тә хезмәт хакының күләме кешене җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык булырга тиеш, шул чагында гына кадрлар мәсьәләсе уңай хәл ителә.
- Авыл хуҗалыгы - районда төп тармак.
- Авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме узган елга карата 26%ка артып, 2015 ел азагына 3 млрд. 114 млн. сум тәшкил итәр дип көтелә. Җитештерелгән продукциянең 30%ы - игенчелектән, 68%ы - терлекчелектән. Мөгезле эре терлек саны район буенча шәхси хуҗалыкларны да кертеп 45 мең 988 башка җитте.
- Район үсешенә зур йогынты ясаучы оешмалардан кайсысына иң беренчеләрдән булып тукталыр идегез?
- Сәнәгать тармагында оешма-предприятиеләр сакланып калды. Ассызыклап әйтәсе килгәнем: райондагы 3 нефть чыгару компаниясе район икътисадына бик зур йогынты ясый. Быел барлыгы 158 скважинадан 165 мең тонна нефть табып алынды.
- Фаил Мисбахович, 2016 елда районда нинди яңалыклар көтелә?
- Район Советы, район башкарма комитеты республика программаларында катнашып, район халкының тормыш шартларын яхшырту буенча эшен дәвам итәчәк. 2016 елда без яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга ниятлибез: сөт комплексларына 65 млн. сумлык инвестицияләр җәлеп итәргә уйлыйбыз. 2012 елдан районда "746 нчы база" сәнәгать мәйданчыгы эшли. Аны киңәйтеп, "Актаныш" сәнәгать мәйданчыгы төзүне күз алдында тотабыз. Биредәге резидентларның эшчәнлеге авыл хужалыгы продукциясен эшкәртүгә юнәлдереләчәк. Болардан район бюджетына 18 млн сумнан артык салым керер дип фаразлана һәм 105 өстәмә эш урыны булдырылыр дип күзаллана.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. 2016 ел Сезнең өчен дә, районыбыз халкы өчен дә яңадан-яңа уңышлары белән килеп, дөньяларыбыз тыныч булып, исән-сау яшәргә һәм эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев