Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2015нче елны шулай төгәлләдек

Районда 9923 шәхси хуҗалык бар, аларда 11 мең 800 баш мөгезле эре терлек санала, шулардан сыерлар саны - 4846 баш. 2015 елда барысы 8,5 мең тонна сөт сатылды. 1 сыерга 3000 сум, 1 савым кәҗәсенә 1000 сум субсидия исәбеннән, район буенча халыкка 15 млн. 468 мең сум финанс ярдәме күрсәтелде....

Районда 9923 шәхси хуҗалык бар, аларда 11 мең 800 баш мөгезле эре терлек санала, шулардан сыерлар саны - 4846 баш. 2015 елда барысы 8,5 мең тонна сөт сатылды. 1 сыерга 3000 сум, 1 савым кәҗәсенә 1000 сум субсидия исәбеннән, район буенча халыкка 15 млн. 468 мең сум финанс ярдәме күрсәтелде.
Соңгы 10 елда шәхси хуҗалыклар тарафыннан 1 млрд. 716 млн. сумлык 9229 ЛПХ кредиты алынды. 2015 елда шәхси хуҗалыкларга 13 млн. 439 мең сумлык 61 кредит бирелде.
Мини-фермалар төзү буенча 19 кешегә 200 мең сумнан, 4 кешегә таналар алу өчен 15 мең сумнан җәмгысы 3 млн. 950 мең сумлык субсидия кайтарылды.
"Яшь фермер" программасы буенча катнашып, фермерлар Азамат Газизҗанов -
кошчылык, Фиразия Дәүләтова - мөгезле эре терлек үстерү юнәлеше буенча; гаилә фермаларын үстерү программасында катнашып, фермерлар Феликс Әхмәтов - 100 баш сыерга сөт комплексы, Альберт Шәрәфетдинов - сарыкчылык юнәлешендә грант алдылар.
2009 елдан барган "Лизинг-грант" программасында районыбыздан 130 кече эшмәкәрлек субъекты катнашты, аларга 90 млн. сумнан артык финанс ярдәме күрсәтелде. 2015 елда 5 кече эшмәкәрлек субъекты 12 млн. сумлык субсидиягә ия булды.
Районда крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге үсә бара. 2015 елда 33 фермер хуҗалыгы федераль һәм республика бюджетыннан барлыгы 12 млн. 790 мең сумлык ярдәм алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев