Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2016 елда Актаныш районында 42 янгын чыгу очрагы теркәлгән

"2016 елда районда 42 янгын чыгу, шул исәптән, 2 ут төртү очрагы теркәлде. Нәтиҗәдә, 3 шәхси йорт, 5 мунча, 12 сарай, 1 гараж, 1 торак булмаган йорт, 5 җиңел машина һәм 1 маршрут автобусы янып, яраксыз хәлгә килде. Шулай ук, ут 9 йорт, 3 мунча, 2 гараж һәм 1 мал...

"2016 елда районда 42 янгын чыгу, шул исәптән, 2 ут төртү очрагы теркәлде. Нәтиҗәдә, 3 шәхси йорт, 5 мунча, 12 сарай, 1 гараж, 1 торак булмаган йорт, 5 җиңел машина һәм 1 маршрут автобусы янып, яраксыз хәлгә килде. Шулай ук, ут 9 йорт, 3 мунча, 2 гараж һәм 1 мал торагына зыян салды.
Янгын чыгып, ел дәвамында бер кеше вафат булды, берәү тән җәрәхәтләре алды.
2016 елның 12 июлендә иртәнге 4 сәгать 10 минутта Актаныш районы янгын сүндерү бүлеге диспетчерына Иске Сәфәр авылыннан йорт яну турында хәбәр керә. Шунда ук "Саф" ҖЧҖнең һәм район янгын сүндерү гарнизоны техникалары урынга ашыга. Утны сүндергәндә йорт эчендә 1966 елгы хуҗаның үле гәүдәсе табыла, - дип хәбәр итте Актаныш һәм Минзәлә районара күзәтчелек бүлеге өлкән тикшерүчесе, эчке эшләр капитаны Марат Арсланов. - Янгын чыгуның төп сәбәбе - электр линиясенең төзек булмавы, мичләр төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү. Хөрмәтле райондашлар, элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, утның никадәр куркыныч була алуы турында балаларга кечкенәдән сеңдереп үстерсәк иде".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев