Актаныш

2017 ел – Актаныш районында авыл җирлекләренең тарихын, шәҗәрәсен булдыру елы

"Агыйдел Куяны" - Бүгенге иҗат бәйрәме алдагы елга старт бирү дә булып тора. Рәхмәт сезгә, якташ язучыларыбыз. Туган як белән элемтәдә яшисез, иҗат итәсез, балаларыбыз белән аралашып, аларга да киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп, иҗатка рухландырасыз. Кичәнең икенче өлешен тарихыбызны барлауга багышладык, 2017 елны авыл җирлекләребезнең тарихын, шәҗәрәсен булдыру, күренекле шәхесләрен...

"Агыйдел Куяны"
- Бүгенге иҗат бәйрәме алдагы елга старт бирү дә булып тора. Рәхмәт сезгә, якташ язучыларыбыз. Туган як белән элемтәдә яшисез, иҗат итәсез, балаларыбыз белән аралашып, аларга да киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп, иҗатка рухландырасыз. Кичәнең икенче өлешен тарихыбызны барлауга багышладык, 2017 елны авыл җирлекләребезнең тарихын, шәҗәрәсен булдыру, күренекле шәхесләрен барлау елы итеп игълан итәбез. Әдәби музеебызны булдырырга ниятлибез. "Агыйдел Куяны" китабын тәкъдир итү белән башлап җибәрәбез, - дип, район башлыгы Фаил Камаев китапның иганәчесе, "Агрокөч төркеме" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Газетдиновка Рәхмәт хатын тапшырды.
- Рәхмәт хөрмәтегезгә, авыл халкы белән очрашып сөйләшеп, киңәшләшеп башкарабыз Куян авылында эшлисе эшләрне. Китап язу да шулай башланды. Уфа, Мәскәү, КГБ архивларында булып, күп мәгълүмат тупладык, аны бер калыпка салып, язучы Гөлүсә Закирова һәм тормыш иптәшем Гөлшат бергәләп эшләделәр, - дип, рәхмәт хисләрен белдерде Фәнис Таҗетдин улы.
Китапны тәкъдир итү район, авыл тарихлары белән бәйләп алып барылды, районыбыз сәнгатькәрләре, якташ җырчыларыбыз Илгиз Закиров, Газинур Фәрухшин һәм Илгизәр Мортазинның җырлары, биюләре дә ямь өстенә ямь булды.
Соңгы 10 ел эчендә генә дә авылларыбыз тарихы турында чыккан китапларыбыз:
- Ягъсуф Шәфыйков "Актанышка кайта юлларым", "Хуш, Агыйдел!"
- Илшат Хәлиуллин "Актанышым ак Илем"
- Вахит Имамов "Безнең төбәк тарихы"
- Йосыф Хуҗин һәм Фәнис Моратов " Актаныш - туган җирем"
- Әлфия Ситдыйкова белән Рәскать Хәертдинов "Авыл җаны -Күҗәкә горурлыгы"
- Фикус Закиров "Апачмы, әллә Апасмы?"
- Рифкат Фатыйхов "Туган авылым Зөбәер"
- Йосыф Хуҗин "Уртак язмыш кояшыбыз"
- Әмирҗан Моталлапов "Бардыр бер авыл Мерәс"
- Нәсих Саматов "Язмыш җилләре"
- Юныс Йосыпов "Адай авылы тарихы"
- Тәгъзимә Мөхәммәтдинова "Яңа Балтач - мәңгелек җыр"
- Юныс Йосыпов "Татар Әҗби: авыл һәм халык язмышы"
- Рәскать Хәертдинов "Урьяды ничәү булган"
- Дәлия Ханнанова белән Фәнүзә Сәяпова "Туган авылым урамын кабат-кабат урадым".
Гөлүсә Закированың "Агыйдел Куяны" китабы быел алар сафын тулыландырды.
Китап авыл тарихына багышланган 13 бүлектән һәм кушымталардан тора. Куян атамасына багышланган "Сикәлтәле тарих юллары", "Куянда җир ызаннары", "Куян шәҗәрәләре", "Мәхәллә" , "Колхозлашу еллары", сугыш чоры хатирәләрен барлаган "Хәтер яктысында", "Таулар" колхозы елъязмасы, авыл Советын чагылдырган, белем учагын яктырткан "Син, мәктәбем, белем учагы", авылның күренекле шәхесләрен, аның кул осталарын, халык иҗатын чагылдырган "Шушы яктан, шушы туфрактан без...", "Халык хәтере", "Эше барның ашы бар", "Халык иҗаты" бүлекләре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: