Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2017 елга йолдызнамә

Әтәч елына аяк басарга санаулы көннәр генә калып килә. Ел ахырында һәркем үзенчә узып барган елга йомгак ясый, киләсе елга яңа максатлар корадыр. Йолдызнамә безнең теләкләргә теләктәш микән соң? Кучкар. 2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк....

Әтәч елына аяк басарга санаулы көннәр генә калып килә. Ел ахырында һәркем үзенчә узып барган елга йомгак ясый, киләсе елга яңа максатлар корадыр. Йолдызнамә безнең теләкләргә теләктәш микән соң?
Кучкар. 2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк. Бу елда Кучкарга һәр сүзне уйлап әйтергә, гамәлләрне җиде кат үлчәп кылырга туры килер. Үзеңне яңа хезмәттә сынап карау өчен уңышлы ел. Өстәмә белем алырга мөмкин. Гаиләле Кучкарларның яшәү урынын алыштыру ихтималы бар. Ялгыз Кучкарлар елның беренче яртысында ук икенче яртысын очрата ала. Бу чорда башланган мөнәсәбәтләр ЗАГСка илтә. Сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ниһаять, спорт белән шөгыльләнә башларга була. Финанс өлкәсендә «ачлык» ук булмаса да, кыенлыклар көтелә. Аның каравы, ел ахырында көтелмәгән җирдән акча эшләү мөмкинлеге туа.
Үгезбозау. 2017 ел шәхси тормышта үзгәрешләр чоры. Эшчәнлек төрен алыштыру буенча да тәкъдимнәр булачак. Үзгәрешләрдән куркып калмагыз. Гаиләле Үгезбозаулар ел башында балалар проблемасы белән очрашырга мөмкин. Сәламәтлек буенча Үгезбозаулардан көнләшергә генә кала. Шәхси эш башлау өчен уңышлы ел. Бурычларыгыз булса, аны ел башында ук түләгез. Хәйрия эшчәнлегенә салган акча, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак. Иҗади кешеләр өчен уңышлы ел түгел.
Игезәкләр. 2017 елда Игезәкләр үткәндәге кирәкмәс җепләрне өзеп, яңа тормышка аяк баса. Быел Игезәкләр һәр адымны уйлап ясарга тиеш. Бер ялгыш адым бөтен тормышны бозарга мөмкин. Гаиләле Игезәкләр өчен мөнәсәбәтләрне саклап калу үзләреннән тора. Ялгыз Игезәкләр берничә фронтта эш алып барачак. Сәламәтлек кәефкә бәйле. Бу елда сезгә «Сабыр төбе - сары алтын» девизы белән яшәргә туры килер. Финанс мәсьәләсе үзегезгә бәйле. «Алма пеш, авызга төш» дип көтеп ятучыларга кыен булачак.
Кысла. 2017 ел Кысла өчен чагыштырмача авыр булачак. Депрессия, эшкә кул бармау, төшенкелеккә бирелү - 12 ай эчендә шулар белән көрәшергә туры килер. Шәхси тормышка килгәндә, ялгыз Кыслалар гомерлек ярларын очратырга мөмкин. Шулай ук җавапсыз мәхәббәткә юлыгу очрагы да бар. Гаиләле Кыслаларга икеләнү, югалып калу кебек сыйфатлардан арынырга кирәк. Сәламәтлеккә дә игътибарлы булу сорала. Хроник авырулар баш калкытырга мөмкин. Җаваплылык хисен алгы планга чыгару кирәк. Еш кына судан коры чыгу сыйфатыгыз аркасында якыннарыгызның ышанычын югалтасыз. Ел авыр булуга карамастан, финанс өлкәсендә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шулай да бурычка акча, кредитлар алудан сак булыгыз.
Арыслан. 2017 елда Арыслан, ниһаять, барлык хыялларын тормышка ашыра ала. Гаиләле Арысланнар өчен тынычлык чоры иңә. Август аенда ялгыз Арыслан йөрәгенә якын кешене очратыр. 2017 елда Арыслан бик актив һәм күтәренке кәефтә булыр. Сәламәтлегенә дә күз тимәсен. Ел ахырында ару сизелергә мөмкин. Бу - табигый хәл. Әтәч елы идеяләр ягыннан да бик бай булыр: шәхси эшне башларга мөмкин.
Кыз. Яңа елга аяк басу белән Кыз үзендә бик күп көч тояр. Быел тәртипне, җәмгыятьтә тоткан урынны күтәрү өчен яхшы ел. Яхшы булырга омтылу Кызга һөнәри яктан да булыша. Шәхси тормыш күңелле генә кайный. Ялгыз Кызлар ел башыннан ук ялгызлыктан туеп, җитди мөнәсәбәтләр булдырыр. Бала табу өчен уңышлы ел. Кызлар күп эшләячәк. Димәк, бу - финанс тотрыклылыгы дигән сүз. Үзеңне һәр яктан сынау өчен уңышлы чор. Уку, белем арттыру белән дә шөгыльләнергә кирәк. Үз куышыңны кору өчен дә шәп ел.
Үлчәү. Ел гади генә булмас. Эштә проблемалар килеп туарга мөмкин. Боларны чишүдә чит кешеләр ярдәменә өметләнергә кирәкми. Елның икенче яртысында гаиләдә дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы ихтимал. Ел башында Үлчәүләр күңел төшенкелегеннән интегер. Җәен исә тынычлык әйләнеп кайта. Шулай да иң уңышлы ай - сентябрь. Бала турында хыялланган парларга бу теләкне тормышка ашыру өчен әйбәт чор. Үлчәүнең сәламәтлеге кәефенә бәйле. Дөньядан ямь таба алмый йөрүчеләрне тиз ару, кан басымы, кызып китү борчырга мөмкин. Карьера үсеше җиңелләрдән бирелми. Акчаны да экономияләргә туры килер.
Чаян. Чаянны уңышлы ел көтә. Әлеге йолдызлык астында туучылар уйлаган һәр эшне тормышка ашыра ала. Яшәү урыны алыштыру өчен яхшы чор. Ялгыз Чаяннар өчен мөнәсәбәтләр төзү генә җиңелләрдән бирелми. Әмма узган елларда башланган мөнәсәбәтләрнең киләчәге матур булырга охшаган. Яңа эшләр белән шөгыльләнү өчен уңышлы ел. Лидерлык сыйфатлары баш калкытыр. Финанс өлкәсенә килгәндә, ак һәм кара полоса чиратлашып барачак.
Укчы. 2017 елга аяк басу белән Укчы үзендә ышаныч сизәр һәм вак-төяккә дә шатлана башлар. Гаиләле Укчы өчен гармонияле тормыш вакыты җитте. Ялгызаклар исә елы буе гашыйк халәтендә йөрер. Җәен кеше ял иткәндә, Укчы баш-аягы белән эшкә чумачак. Әмма эш дип, сәламәтлек турында онытырга ярамый. Салкын тию, хроник авырулар һәр адымда саклап торачак. Эшсезлектән интегүчеләр өчен яңа ишекләр ачыла. Бурычка акча алмагыз да, бирмәгез дә.
Кәҗәмөгез. 2017 ел Кәҗәмөгез өчен эш һәм гаиләне тигез бизмәнгә сала. Тормышта үзгәрешләр чоры: яңа идеяләр, перспективалар вакыты җитте. Килеп туган вак-төяк проблемаларны озакка сузмыйча, тиз арада хә л итәргә туры килер. Бу ел Кәҗәмөгез өчен бик чуар һәм уңайлы булыр. Биеклеккә күтәрелү өчен мөмкинлекләр чыгып торачак. Гаиләле Кәҗәмөгезләр арасындагы мөнәсәбәтләр яңа төсләр белән баетыла. Шулай ук этле-мәчеле яшәгән парлар да гармониягә ирешер. Ялгыз Кәҗәмөгез икенче ярын очратып, бик матур роман кичерер. Бу мәхәббәт имин гаилә төзергә сәләтле. Көзен Кәҗәмөгез талчыгуын сизәр. Әмма кышка таба аның хәле яхшыра. Күчемсез милек сатып алу өчен уңышлы ел.
Сукояр. Ачышлар елы көтелә. Кеше фикеренә колак салырга киңәш ителми. 2017 ел озак вакытлы сәяхәтләр һәм яңа эш башлау өчен отышлы. Ел башында Сукояр бик хисчән булыр. Ул гашыйк булырга мөмкин. Гаиләле Сукоярлар көз башында кризис кичерергә мөмкин. Тормыш иптәше белән дә, балала белән дә аңлашылмаучанлыклар чыгуы бар. Ел Сукояр өчен бик динамикалы булачак. Белемне арттыру, спорт белән профессиональ шөгыльләнү өчен уңышлы ел. Апрель-май - акча эшләү өчен уңышлы чор.
Балык. 2017 ел чагыштырмача катлаулы булыр. Уңышка ирешү өчен күп тырышырга туры киләчәк. Моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алына ала. Әмма ялкаулыкны җиңәргә кирәк. Мәхәббәттә уңышлы ел. Сезонлы авырулардан сакланырга кирәк. Гәүдә авырлыгы артык булганнарга диетага утырмый чара юк. Карьера баскычында үсеш көтелә. Архитектура, мәдәният, иҗат өлкәсендәге кешеләрне уңышлы ел көтә. Балык акчага кытлык кичермәс. Шулай да акчаны уңга-сулга чәчәргә киңәш ителми.
чыганак: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/64782-2017-elga-yoldyiznamә.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев