Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2018 елда пенсия буенча нинди яңалыклар көтелә?

Әлеге сорауга Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныш клиентлар хезмәте җитәкчесе Булат Басыйров ачыклык кертте. - 2018 елда безнең оешманың статусы буенча бераз үзгәрешләр булды, хәзер аерым юридик зат булып тормыйбыз. Район пенсия фонды яңача исемдә йөртелә башлады: Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныш клиентлар хезмәте, дип атала. Район пенсия фонды идарәсе...

Әлеге сорауга Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныш клиентлар хезмәте җитәкчесе Булат Басыйров ачыклык кертте.
- 2018 елда безнең оешманың статусы буенча бераз үзгәрешләр булды, хәзер аерым юридик зат булып тормыйбыз. Район пенсия фонды яңача исемдә йөртелә башлады: Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныш клиентлар хезмәте, дип атала. Район пенсия фонды идарәсе бетерелсә дә, эшебез, эш урыныбыз шул килеш калды, ягъни бу яңалык район пенсионерлары өчен бернинди дә мәшәкатьләр тудырмый.
Пенсияләрен банктан һәр айның 12сендә һәм 22сендә ала иделәр. Хәзер 12сендә түгел, 16сында бирелә. Бу яңалык февраль аеннан гамәлгә керә. 22сендә алу үзгәрешсез кала.
Аз пенсия алучыларга бирелә торган федераль социаль өстәмә түләүләр бар, аның күләме ел саен артып бара иде. Быел да 8 мең 232 сум килеш калды. Район буенча 1200 тирәсе кешенең пенсиясе бик түбән булганга, федераль социаль өстәмә түләнә. Аларның сораулары туарга мөмкин: нигә минем пенсия артмады? Җавап шундый: ел башыннан пенсия индексациясе 3,7 процент тәшкил итте. Кемнең пенсиясе федераль социаль өстәмә белән бергә яшәү минимумы дәрәҗәсенә, ягъни 8 мең 232 сумга җиткерелә, аларның пенсия өлеше арта, ә федераль социаль өстәмәсе кими. Шуңа күрә аларның пенсияләрендә үзгәреш юк.
Сораулар калса, өй телефоныннан - 074 номерын, кәрәзле телефоннан 074-11 номерын җыеп, үзеңә кирәкле мәгълүматларны сорашырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев