Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2018 елда Татарстанда яшәүчеләр өчен социаль түләүдә нинди үзгәрешләр бар?

Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште. Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән....

Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште.
Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк.
Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән. "Татарстанда 79 төрдә социаль ярдәм каралган. РФ законы нигезендә, алар индексацияләнәчәкләр. Безнең өчен һәм яшь гаиләләр өчен иң зур шатлык - 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Ул студент гаиләләр һәм яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә зур ярдәм булачак. Минем уйлавымча, бу чара яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм безнең республикада балалар кубәер", - ди ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә ачыклык керттеләр. Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып индексацияләнә.
Индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләр ведомствада әлегә бирелмәгән.
"Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тәкьдим итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым игьтибар өлкән буын гражданнарына һәм балалы гаиләләргә бирелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәте ведомствосында.
Алынган мәгьлүматларга караганда, 2018 елның башында төрле социаль ярдәм чараларыннан республикада 1,68 миллион кеше файдалана. Социаль ярдәм чараларының 79ы республикада, 15 кешегә - керемнәрен исәпкә алынып бирелә. Адреслы социаль ярдәм күләме 2015 елдан 2017 елга кадәр 2,6 тапкырга артып 8 млрд сумны тәшкил итә, ягьни гомуми чыгымнарга юллана торган социаль ярдәмнең 65 процентын. Мондый ярдәмне кулланучылар 2015 елдан 3 тапкырга арткан һәм 1,2 млн кешене тәшкил итә.
Татарстанның социаль-икътисади сәясәте булып халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм шул исәптән хезмәт хакын күтәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. Хезмәт хакын арттыруда мөһим корал булып минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт түләү тора.
Минималь хезмәт хакы күләме Россиядә 2017 елның 1 июленнән 7800 сум тәшкил итә. 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме илдә 85 процент яшәү минимумы дәрәҗәсендә 9489 сум күләмендә урнаштырылачак. 2019 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы зурлыгы белән 2018 елның икенче кварталына кадәр тигезләшә.
"Татарстанда 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе бюджеттан тыш икьтисад секторы өчен аена 8848 сум тәшкил итә һәм 13 процентка гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Килешүгә ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан имза куела. ТР эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар кабинеты Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме Россиядәгегә караганда югарырак (2018 елның 1 гыйнварыннан 9489 сум тәшкил итәчәк)", - дип хәбәр итәләр халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Килешүгә кул куюның төгәл датасы һәм минималь хезмәт хакының күләме әлегә билгеле түгел.
2018 елның айлык акчалата күләме һәм башка төр түләүләр таблицасы.


Түләү төре


Түләү күләме
1.01.2017


Түләү күләме 1.01.2018

Хезмәт ветераннарына айлык акчалата түләүләрнең уртача кереме 20 мең сумнан артып китә

448 сум


446 сум

Ай саен ТР дәүләт бүләге белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен тиешле елларны эшләгән эш стажы булганнарга акчалата ярдәм


448 сум


446 сум

Тыл хезмәтчәннәренә, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр ким дигәндә ярты ел эшләгәннәргә , СССР территорияләрендә оккупацияләнгәннәрдән башка, СССР чорында орден яисә медальләр, Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнгәннәргә айлык акчалата түләү



669 сум



696 сум

Реабилитацияләнгән гражданнарга айлык акчалата түләүләр


669 сум


696 сум

Сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәр өчен айлык акчалата түләү


560 сум


583 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып, опекага тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен айлык акчалата түләү


7989 сум


8309 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып опекага тапшырылган мәктәп укучылары өчен айлык акчалата түләү


9214 сум


9583 сум

Йөрү өчен субсидия: ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган төп белем бирү программалары белән укучыларга


271 сум


282 сум

Йөрү өчен субсидия: күп балалы гаиләләргә, укулары тәмамланганчы гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 18 яшькә кадәр (3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 18 яшькә кадәр)



271 сум



282 сум

Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен 6 елга кадәр дарулар алу өчен субсидия, өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләргә 18 яшькә кадәр ( тәрбиягә алынганнарны да кертеп)



120 сум



125 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: бала 16 яшьтә (яки гомуми белем бирү оешмасын тәмамлаганчы, тик 18 яшькә кадәр генә)



295 сум



307 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: әнисе ялгыз гына үстерүче балага



782 сум



814 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: ата-анасының алимент түләргә мөмкинлеге булмаган балаларга



442 сум



460 сум

Гомуми белем һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларны ризык белән тәэмин итү


Көнгә 6,8 сум


Көнгә 7,1 сум

Реклама

чыганак: http://intertat.tatar/copayjavap/2018-elda-tatarstanda-yash-chel-r-chen-sotsial-t-l-d-nindi-zg-reshl-r-bar-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев