Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2018 елдан юлларда мөһим үзгәрешләр бар

2018 елдан юл кагыйдәләренә керүче үзгәрешләрнең кайберләре: - Кайбер штрафларның күләме арта. Әйтик, ышаныч кәгазе булмаган килеш руль артына утырсаң, штраф - 3000 сум, законсыз рәвештә тану билгесе (опознавательный знак) беркеткәнсең икән - 5000 сум. Руль артына йөртү таныклыгы булмаган килеш утыручыларны 30 мең сумга кадәр штраф яки 15 көнгә...

2018 елдан юл кагыйдәләренә керүче үзгәрешләрнең кайберләре:
- Кайбер штрафларның күләме арта. Әйтик, ышаныч кәгазе булмаган килеш руль артына утырсаң, штраф - 3000 сум, законсыз рәвештә тану билгесе (опознавательный знак) беркеткәнсең икән - 5000 сум. Руль артына йөртү таныклыгы булмаган килеш утыручыларны 30 мең сумга кадәр штраф яки 15 көнгә кулга алыну көтә.
- Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла. Моңарчы авария килеп чыккан очракта, машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә иде. Белешмәне гамәлдән чыгару идарә хезмәткәрләрен бер үк материалны күп тапкырлар күчереп язудан коткарачак: иминият компаниясенә карар төзелә, шулай ук, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларга әлеге карарларның күчермәләре бирелә. Шунлыктан бу документларны белешмә рәвешендә кабат тутыру ихтыяҗы юк.
- 1 июльдән транспорт чараларына электрон паспорт (ЭПТС) керә. Хәзер һәр машина турындагы мәгълүмат махсус серверларда сакланачак. Икенчел базардан машина сатып алучылар өчен бу яңалык бик отышлы булыр, дип бәяли белгечләр.
- Тәрәзәләрен законсыз караңгылатучыларга штраф күләме 1 июньнән 1500 сумга җитә. Бүгенгә әле ул 500 сум иде. Мондый тәртип бозу тагын кабатланса, штраф күләме инде 5000 сум булачак.
- Март башыннан машина багажнигында булырга тиешле предметлар исемлегенә яктылык кайтаручы жилетлар да өстәлә. Караңгы урында машинасыннан чыкканда шофер яктыртучы тасмалары булган куртка, жилет яисә япма-жилет кияргә тиеш була.
- "Тыныч хәрәкәт зонасы" дигән яңа билге барлыкка килде. Машина йөртүчеләр бу урыннан 10-20 км/сәг. тизлек белән генә хәрәкәт итә ала. Бу юл билгесе җәяүлеләр аеруча күп йөргән урыннарга куела.
1 гыйнвардан юл кагыйдәсен бозган шоферларны башка кеше төшергән видеоязма нигезендә дә штрафка тарта алалар. Бу максаттан "Халык инспекторы" дигән мобиль кушымта эшли башлады. Монда беркетмә төзү дә кирәкми, иң мөһиме - юл тәртибен бозу очрагы видеога төшерелгән булсын.
Бу елның 1 гыйнварыннан ОСАГО полисының яңа формасы гамәлгә керде. Ул өске уң почмакта QR-код белән баетылган. Аның белән телефон аша махсус кушымта ярдәмендә Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы (РСА) сайтына кереп, иминиятләштерү килешүе турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бу яңалык ялган автогражданлык полислары
проблемасыннан котылырга ярдәм итәчәк, ди экспертлар.
ОСАГО тарафыннан өстәп тагылган хезмәтләрдән баш тарту өчен 2016 елның 1 июненнән 5 көн вакыт бирелә иде, хәзер бу "суыну вакыты" 14 көнгә кадәр озайтылды.
1 гыйнвардан техник тикшерү (техосмотр) үтү тәртибе үзгәрә. Яңа кагыйдәләр буенча, "Ространсобзор" һәр тикшерелгән автомобильне диагностика вакытын төшергән фото һәм видеоязмалар аша кабат тикшереп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев