Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2018 елның ял һәм бәйрәм көннәре графигы билгеле

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикер алышуга 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре графигын урнаштырган. Россия Хөкүмәте карары проекты норматив актлар проекты порталына куелган, дип җиткерә ТАСС. Аерым алганда, график 1 Май бәйрәмнәреннән соң ике көнлек эш атнасын күзаллый. 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәре эш көне булмаган бәйрәм...

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикер алышуга 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре графигын урнаштырган. Россия Хөкүмәте карары проекты норматив актлар проекты порталына куелган, дип җиткерә ТАСС.
Аерым алганда, график 1 Май бәйрәмнәреннән соң ике көнлек эш атнасын күзаллый.
6 һәм 7 гыйнвар ял көннәре эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле (шимбә һәм якшәмбе), аларны 9 мартка һәм 2 майга күчерү тәкъдим ителә. 28 апрельдә, 9 июньдә һәм 29 декабрьдәге шимбәләрне - дүшәмбеләргә: 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерү планлаштырыла.
Шулай итеп:
2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел бәйрәме һәм Раштуа каникуллары
23 - 25 февраль - Ватанны саклаучылар көне
8 - 11 март - Халыкара хатын-кызлар көне
29 апрель - 2 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме
9 Май - Җиңү көне
10 июнь- 12 июнь - Россия көне
3 ноябрь - 5 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яллар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев