Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 ел тарихи вакыйгалары белән килә

Декабрь ахырында район башлыгы Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашты. 2019 ел йомгакларына багышланган сөйләшү барышында төп әһәмият авыл хуҗалыгына юнәлдерелде. Бүтән тармаклар да читтә калмады

Район җитәкчесе газета, радио, телевидениенең кирәклеген һәм бай тарихлы булуын да ассызыклап узды. Соңгы вакытта рәсми интернет порталлар тормышыбызга үтеп керде. Сайт эшчәнлеге дә бердәмлекне ныгытуга, халыкка якынаерга, төгәл мәгълүмат җиткерүгә корылган. 2019 елда район башлыгының матбугат үзәге дә сафларын тулыландырды, хәбәрдарлыкны арттырды.

Энгель Нәвап улының әлеге очрашуда сөйләгән сүзләрен яздырып алдык һәм газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– 2019 ел район өчен начар ел булмады. Авыл хуҗалыгына һава торышы уңай килде. 170 мең тонна икмәк җыйдык, һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш чыкты. Сөт җитештерү 9-10 процентка артты. Терлек үсеше дә югары күрсәткечтә. Шулай да баш саннарын үзебез теләгәнчә арттыруга ирешә алмадык. Узган елгы дәрәҗәдә. Объектив сәбәпләре булды. 2019 ел хуҗалыкларга финанс хәлләрен яхшыртуга булышты. Алга карап эшләү дәвам итә.

Авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп ителә. Икмәккә, сөткә, иткә бәяләр әйбәт. Шул сәбәпле, терлекчелек һәм игенчелек тармагында җитештерелгән продукцияне кыйммәт бәягә сатып, яхшы гына табыш алуга ирештек. Акча кереме үсеш бирде. Заманча шартларга корылган мал-туар тораклары төзү дәвам итә. Бигрәк тә, “Актаныш” агрофирмасында ул зур куәт белән бара. “Ташкын” хуҗалыгында робот фермасы сафка басты. “Таң”да, “Чишмә” агрофирмасы хәрәкәттә. Нур Баян исемендәге хуҗалык та күләмле генә капиталь салым үзләштерде. Болар барысы да киләчәктә продукция җитештерүчәнлеккә уңай тәэсир итәр дип ышанабыз.

Җитәкчеләр, агрономнар кукурузны бөртеккә икмәсәк, терлекчелекнең, бигрәк тә сөтчелекнең киләчәге юклыгына инандылар. 6-7 хуҗалык бу эшкә ныклап алынды. Хәзер инде без бөтен тәҗрибәне туплап, белемнәрне арттырып, кукуруз игәргә әзерләнәбез.

Фән алга бара. УЗИ аппараты булдырылды. Терлекләрдән җентекле анализлар алына. Малга, ризыгына, продукциясенә карата рацион көйләнә, бурычлар билгеләнә.

Терлекчелек үсештә бүген. Робот белән сыер сава башладык. Анализларны ачыклаучы лаборатория һәм белгечләр тупланды. Техникумда ветеринария белгечлеге буенча кыска вакытлы укулар оештырыла башлады.

Әйе, авыл хуҗалыгы районында кешене эшле итим дисәң, терлекчелеккә, шул исәптән шәхси секторга игътибар бирергә кирәк. Без бу юнәлешне дә үстерү яклы. Узган ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 40ка якын мини-ферма барлыкка килде. “Әнәк” кошчылык фабрикасыннан тыш, районда кош ите җитештерү буенча өч-дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә.

Реклама

Инвесторларга рәхмәт. Киров сөт заводына 800 млн га якын инвестицияләр җәлеп ителде. Бүген-иртәгә үз продукцияләрен кибет киштәләренә чыгарачаклар.

Төзелешкә каралган акчаларның күпчелеге юлларга тотылды. Бу да авыл кешесенең тормышын яхшыртуга китерә.

2020 елда өр-яңа инвестицион проект – Актаныш элеваторында яңа тегермән төзү планлаштырыла.

2019 ел Эшче һөнәрләр елы иде. Казанда чемпионат үткәрелде. Россия командасы икенче урынны алды. Яшьләрне һөнәрле итү максатыннан, мәгариф өлкәсендә алга максатлар куеп эшлибез. Технология теникумын ресурс үзәге буларак үзгәртеп кору дәвам итә.

Узган ел тагын нәрсәсе белән истә калды дигәндә, Ык буе сабантуе хәтердә яңара. Үзебезнең татарлыгыбызны саклаган хәлдә эшебезне алга таба алып барырга кирәк.

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле уңышлары белән сөендерә. Актанышның театр коллективы Казан тамашачысын шаккаттырды. Татар дәүләт театры ачу уе белән янабыз. Әлфия Авзалованың музеен ачтык.

2020 елда да зур вакыйгалар көтелә. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, районыбыз төзелүгә – 90, Актаныш авылына – 310 ел. Шушы тарихи вакыйгаларны барлык райондашлар белән бергә билгеләп үтәргә, алга яңадан-яңа максатлар куеп яшәргә омтылабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев