Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 елда азык-төлеккә бәя күпмегә артачак?

2020 елда ачык туфракта үскән яшелчәләргә бәя артачак дип фаразлана.

Киләсе елда инфляция 4 проценттан артмаячак дип фаразлыйлар Россия Үзәк банкында. Азык-төлеккә бәя күпмегә артачагы турында «АиФ» басмасына сылтама белән Майл.Новости хәбәр итә.

Быел Россиядә инфляция тарихи минимумда. «Россиядә инфляция 3,8 процент тирәсе булачак. Безнең ил оешканнан бирле бу иң түбән инфляция күрсәткече», — диде Дмитрий Медведев.

Кайсы ризыкларга бәя артачак, ә кайсыларына киресенчә төшәчәк? Бу хакта АиФ басмасына сәясәт фәннәре докторы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Коршунов сөйләде.

2020 елда ачык туфракта үскән яшелчәләргә, мәсәлән бәрәңге, чөгендер, кишер, суганга бәя артачак дип фаразлыйбыз. Бу тармак инфляциясенә бәйле.

Россиядә ачык туфракта үскән яшелчәләргә дөньякүләм дәрәҗәдәге бәяләр куелды. Бәяләрнең кисәк үзгәрүе уңыш начар булуга яки башка җитди проблемаларга бәйле булырга мөмкин.

Җитештерү буенча караганда, тавык һәм дуңгыз итенә бәя артуга сәбәпләр юк. Бәя ихтыяҗ һәм тәкъдим балансында. Россиядә бозау ите премиаль ризыкка әверелде, шуңа күрә аңа бәя арту маркетинг сәбәпләренә бәйле булырга мөмкин.

Икмәккә 10 процент тирәсе бәя артырга мөмкин, чөнки быел ашлык кыйммәтрәк. Әмма икмәкнең ахыргы бәясен билгеләүдә аның роле аз.

Шулай ук сөткә һәм сөт ризыкларына да бәя артыр дип фаразларга була. Чөнки пальма маена пошлина кертелде, «Меркурий» Федераль дәүләт мәгълүмати системасы да үзкыйммәт бәясен өстәячәк. Ә чиста сөт элеккечә күпчелек төбәкләрдә дефицит продукт булып кала.

Тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев