2020 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк

Татарстан халкын шимбә һәм якшәмбе яллары көтә, ә киләсе бәйрәм һәм өч көн ял февральдә булачак.
Быел барлык шимбә-якшәмбеләр һәм бәйрәмнәр белән бергә безне 120 ял һәм 246 эш көне көтә. Шулай итеп, 2020 елда ял һәм бәйрәм көннәре, узган елга караганда бер көнгә азрак булачак. 2019 елда без 121 көн ял иттек һәм 244 көн эшләдек.
Быел эш көне күбрәк, чөнки 2020 ел — кәбисә елы. Әлеге мәгълуматлар федераль һәм республика бәйрәмнәрен исәпкә алып төзелгән Татарстанның яңа елга җитештерү календарендә бирелгән.
2020 елдагы бәйрәмнәр
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел яллары;
7 гыйнвар — Раштуа;
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;
8 март — Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май — Җиңү көне;
12 июнь — Россия көне;
30 август —Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь —Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
24 май — Ураза бәйрәме;
31 июль — Корбан гаете.
«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча туры килгән Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәре Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2020 елда мөселманнарның Ураза бәйрәме 24 майга, ә Корбан гаете 31 июльгә туры киләчәк», — диелгән Татарстанның Хезмәт министрлыгы хәбәрендә.
2016 елның 29 сентябрендә «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» законга үзгәрешләр кертелде. Республиканың Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, әгәр бәйрәм көне ялга туры килә икән, ул алдагы эш көненә күчерелми. Шул исәптән, 24 майдагы Ураза бәйрәме якшәмбегә туры килсә дә, ул дүшәмбегә күчерелми, 25 май эш көне булачак.
Ял һәм бәйрәм көннәре туры килү
Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсендә билгеләнгәнчә, ял һәм бәйрәм көннәре бергә туры килсә, ял алдагы эш көненә күчерелә. Монда гыйнвар бәйрәмнәренә туры килгән яллар гына искәрмә була. Берүк вакытта Россия Хөкүмәте ял көннәрен күчерергә дә хокуклы. Шул исәптән гыйнвардагы бәйрәм ялларына туры килгән ике ял көнен дә елдагы башка көнгә күчерә ала.
Россия Хөкүмәтенең «2020 елда ял көннәрен күчерү» турындагы карары буенча, ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында 2020 елда түбәндәге яллар күчерелде:
4 гыйнвар шимбә көне 4 майга — дүшәмбегә күчерелде;
5 гыйнвар якшәмбе көне 5 майга — сишәмбегә күчерелде.
Барлыгы ничә көн ял итәбез
Барлыгы 120 ял көне, шул исәптән 17 бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял (4 һәм 5 гыйнвар бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле 4 һәм 5 май, шимбә һәм якшәмбегә туры килгән 23 февраль, 8 март һәм 9 май) көне булачак.
Кыскартылган бәйрәм алды көннәре
Быел безне бер сәгатькә кыскартылган җиде эш көне көтә:
30 апрель;
8 май;
11 июнь;
30 июль;
3 һәм 5 ноябрь;
31 декабрь.
Кайчан берничә көн рәттән ял итәбез
2019 елның 31 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр — 9 көн;
22-24 февральдә — 3 көн
7-9 мартта — 3 көн;
1- 5 май — 5 көн;
9-11 май — 3 көн;
12-14 июнь — 3 көн;
31 июль-2 август — 3 көн;
6- 8 ноябрь — 3 көн.
Тулырак: https://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.20800
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.40800
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.8400
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.28700
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.24101
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА30600
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.45300
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.32700
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.58800
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.58500
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
24 май 2022 - 20:43Чаллыда Актаныш якташлык җәмгыяте очрашуында районыбыз артистлары чыгыш ясыйРайоныбыз сәнгать осталары бүген Чаллыда якташлар җәмгыяте очрашуында катнаша.12200
-
24 май 2022 - 19:01Бүген Чаллыда Актанышта туып-үскән якташлар очрашаЧаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда бүген Актаныш якташлар җәмгыяте "Якташлыкка чикләр юк" дип исемләнгән очрашу оештырды.19500
-
24 май 2022 - 18:35Районыбызның Яңа Әлем, Мари Суыксуы мәктәпләре һәм "Каенкай" бакчасы 500 мең сумлык грант оттыТатарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы узды.9400
-
24 май 2022 - 16:40В ООО Агрофирма «Актаныш» требуются токаряВ ООО Агрофирма «Актаныш» требуются токарь, ученик токаря.11500
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла87200
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.96800
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.92300
-
21 май 2022 - 16:50Актанышлылар Изге Болгар җыенында катнашты Бүген, 21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. 21 майда узачак, анда районыбыздан 60тан артык райондашыбыз катнашты.49800
-
21 май 2022 - 15:07Авылдашлары танылган шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алды Бүген Усы авыл мәдәният йортында Качкын авылында туып-үскән күренекле шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алу узды.51700
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.62900
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.45300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика