Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар бушлай кайнар ризык ашаячак

Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш.

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш. Ә калганнарның бу эшне көчәйтүләрен сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш», — диде Президент.

  • 1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә ярымфабрикатлар аз булган яңа меню кертелде. Балалар һәм ата-аналар гозере буенча яңартылган менюга түбән бәяле — 45 сумлык кайнар ризык, шулай ук беренче яки икенче аш һәм камыр ризыгы өстәлде.

Моннан тыш, узган елның октябрь аенда Россия Дәүләт Думасы депутатлары башлангыч класс укучыларын мәҗбүри кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проекты кабул итте. Закон проекты «сәламәт туклану» төшенчәсен керә, ә ата-аналар өчен менюны контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә.

Бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев