Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 елның октябрендә Бөтенроссия кеше санын алу үткәреләчәк

2018 елда исә халык исәбен алуның беренчел тикшеренүе үткәрелә. Россия Хөкүмәте Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән ризалашып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрергә, ә 2018 елда исә кеше санын алуның беренчел тикшеренүен уздыру белән килешкән. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә 11 июньдә узган киңәшмәнең әлеге карары Министрлар Кабинеты...

2018 елда исә халык исәбен алуның беренчел тикшеренүе үткәрелә.
Россия Хөкүмәте Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән ризалашып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрергә, ә 2018 елда исә кеше санын алуның беренчел тикшеренүен уздыру белән килешкән. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә 11 июньдә узган киңәшмәнең әлеге карары Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.
Хөкүмәт Икътисади үсеш министрлыгына 21 августка кадәр, 2018 елда кеше санын алуның беренчел тикшеренүен үткәрүне күздә тотып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүне хөкүмәт карары проектына әзерләп кертүне йөкләгән.
Дәүләт федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов июнь ахырында Бөтенроссия халык исәбен алу 50 млрд сумга төшәчәк дип белдергән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/19/144667/
Суринов шулай ук Дәүләт федераль статистика хезмәтенең 2010 елда кулланылган халык исәбен алу кәгазенә җитди үзгәрешләр кертергә җыемавын билгеләп үткән. Шулай да, аның сүзләренчә, миграцияне билгеләүне бәяләүче сораулар эшләнеп бетерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев