Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2021 елда Актаныш районында 1,5 яшькә чаклы балалар тәрбияләүче 155 хатын-кызга 25 млн 452 мең сум пособия түләнгән

Район социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Гөлнара Хөсәенова 2021 елда коронавирустан авыручыларның күп булуы сәбәпле, больничныйлар санының башка еллар белән чагыштырганда күп булуын әйтте.

            2021 елда социаль иминиятләштерү фондына 7040 эшкә яраксызлык кәгазе килгән, алар буенча 53 млн 711 мең сум акча түләнгән. 
            Узган ел бәби ялына чыккан 193 хатын-кызга 17 млн 601 мең сум түләнгән. Бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие 160 кешегә, алар арасында хатыны эшләмәгән ир-егетләр дә бар, бер тапкыр бирелә торган пособие кайткан, район буенча гомуми суммасы 30 миллион сум. 
            1,5 яшькә чаклы балалар тәрбияләүче 155 хатын-кызга 25 млн 452 мең сум пособия түләнгән.
Район иминиятләштерү фондына гражданнарны эш белән тәэмин итүче 520 оешма хисап тота, шуның белән бәйле рәвештә 11 меңнән артык эш көчендәге кешегә “больничный» түләнә. Эш урыны булмаганнарга исә “больничный» пенсия фонды аша түләнә.

            2016 елдан Татарстанда пилот проект буларак, электрон больничный бирелә башлады. 2022 елдан тагын бер яңалык- пенсия фонды, поликлиника, социаль иминият фонды һәм социаль яклау бүлегенең кайбер документ әйләнеше берләштерелде. Эшләүчеләргә хезмәткә яраксызлык кәгазен төрле инстанцияләргә тапшырасы түгел хәзер. Больничный ачылгач ук бу хакта социаль иминият фонды базасына мәгълүмат салына, бер үк вакытта пенсия фонды да бу мәгълүматны күрә. Шунысы да бар: пособие күчәсе карталарның куллану вакытын истә тоту, вакыты чыга калса, эш урынына хәбәр итү сорала. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев