Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2021 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы 8-12 ноябрьгә туры килә

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.

2021 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы — 8-12 ноябрьдә, сыйфат көне - 11 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җирле һәм төбәк җитештерүчеләребез товарларына дегустацияләр, түгәрәк өстәлләр һәм сыйфат дәресләре Яр Чаллы шэхэрендэ hэм районнарда оештыруда катнашырга планлаштыра.

Һәр чара заманча стандартлар, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше һәм кулланучылар белемен арттыру өчен идарә итү технологияләрен куллану исәбенә продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлегенә басым ясауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре барлык кулланучыларга сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне, ә җитештерүчеләргә һәм эшмәкәрләргә югары сыйфатлы продукция җитештерергә һәм үз товарларының «сыйфат билгесе»нә ия булуларын тели.

Реклама

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев