Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2021 елга 2022 һәм 2023 еллар план чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы, Актаныш муниципаль районы Уставының 16 статьясы нигезендә, Актаныш муниципаль район Советы КАРАР БИРӘ:

1. Актаныш муниципаль район Советының «Актаныш муниципаль районының 2021 елга  2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты турында»гы карары проектын (1 нче кушымта) хупларга һәм ачык тыңлауларга чыгарырга.
2. 2020 елның 8 декабренә, 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт, район Советының утырышлар залында, район Советының «2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләргә.
3. Актаныш муниципаль район Советының «Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты турында» гы карары проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен расларга (2 нче кушымта).
4. Актаныш муниципаль район Советының «Актаныш муниципаль районының 2021 елга  2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карары проекты буенча кергән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча түбәндәге составта эшче төркем төзергә:
1) Габдулхаев И.И. – район Башкарма комитеты җитәкчесе;

2) Сираева Л.Р      –  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары;

3) Каюмова К.Р.     –  район Финанс-бюджет палатасы рәисе;

4) Галиуллина Л.П. –  районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;

5) Сәлимов Д.З.      –  юридик бүлек башлыгы;

6) Хәйдәрова Л.Г.   -  гомуми бүлек башлыгы.

5. Эшче төркеменә, Актаныш муниципаль район Советының «Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты турында»гы карары проектына төзәтмәләр һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә, карар проектын, тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп бетерергә һәм Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль район Советы каравына кертергә.
6. Әлеге карарны «Актаныш таннары» газетасында, Актаныш муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру юлы белән игълан итәргә.  
 
Актаныш муниципаль                                                                                          Э.Н.Фаттахов
район Советы Рәисе                                                      
                                                                                                                                                                   
 
 
Актаныш муниципаль район
                                                                                           Советы карарына
                                                                                           1 нче санлы кушымта
                                                                                           №03-02 16.11.2020 ел
                                                                             
 
 
2021 елга 2022 һәм 2023 еллар план чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты турында
 
 
1. Актаныш муниципаль районы бюджетының 2021 елга төп характеристикаларын расларга:
1.1 Актаныш муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 871 004,61 мең сум итеп;
1.2 Актаныш муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 871 004,61 мең сум итеп;
1.3 Актаныш муниципаль районы бюджеты дефицитының иң чик күләмен 0 мең сум итеп.
2. Актаныш муниципаль районының 2022 һәм 2023 еллар план чорына бюджетының төп характеристикаларын расларга:
2.1 Актаныш муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 2022 елга 873 556,61 мең сум һәм 2023 елга 850 295,71 мең сум күләмендә итеп;
2.2. Актаныш муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләме:
- 2022 елга 873 556,61 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 15 455,0 мең сум күләмендә;
- 2023 елга 850 295,71 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 30 835,0 мең сум күләмендә;
2.3 Актаныш муниципаль районы бюджеты дефициты 2022 елга 0 мең сум һәм 2023 елга 0 мең сум күләмендә.
3. Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджет дефицитын финанслау чыганакларын, әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә расларга.
4. 2022 елның 1 гыйнварына Актаныш муниципаль районының бурыч йөкләмәләре буенча эчке муниципаль бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
4.1. 2023 елның 1 гыйнварына Актаныш муниципаль районының бурыч йөкләмәләре буенча эчке муниципаль бурычның иң югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
4.2. 2023 елның 1 гыйнварына Актаныш муниципаль районының бурыч йөкләмәләре буенча эчке муниципаль бурычның югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
4.3 Актаныш муниципаль районы муниципаль бурычының чик күләмен билгеләргә:
- 2021 елга-0 мең сум күләмендә;
- 2022 елга-0 мең сум күләмендә;
- 2023 елга-0 мең сум күләмендә.
5. Актаныш муниципаль районы бюджетында 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына фаразлана торган керемнәр күләмен әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.
6. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 60.1 статьясындагы 2 пункты нигезендә, Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджет системасы бюджетлары арасында керемнәрне бүлү нормативларын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә расларга.
7. Актаныш муниципаль районы бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеген әлеге карарның 4 нче кушымтасы нигезендә расларга.
8. Актаныш муниципаль районы бюджеты дефицитын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеген әлеге карарның 5 нче кушымтасы нигезендә расларга.
9. Актаныш муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 6 нчы кушымта нигезендә расларга.
10. Актаныш муниципаль районы бюджетының 2021 нче елга 2022 һәм 2023 нче еллар план чорына чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 7 нче кушымта нигезендә расларга.
11. Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты чыгымнарының максатчан структурасын әлеге карарга 8 нче кушымта нигезендә расларга.
12. Актаныш муниципаль районы бюджетының 2021 елга ачык норматив йөкләмәләрне үтәүгә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 8 045,9 мең сум, 2022 елга  8 367,7 мең сум һәм 2023 елга 8 702,4 мең сум күләмендә расларга.
           13. 2021 елга җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә  дотацияләр күләмен 86 240,0 мең сум, 2022 елга 86 259,5 мең сум һәм 2023 елга 87 096,3 мең сум күләмендә, әлеге карарның 9 нчы кушымтасы нигезендә бүлеп расларга.
           14. 2021 елга җирлекләр бюджетларының баланслыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итүгә җирлекләр бюджетларына дотацияләр күләмен 809,2 мең сум, 2022 елга 851,3 мең сум һәм 2023 елга, әлеге карарга 10 нчы кушымта нигезендә бүлеп, 133,6 мең сум күләмендә расларга.
           15. 2021-22 елларга җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен 2 498,9 мең сум, 2 525,4 мең сум һәм 2 627,7 мең сум күләмендә әлеге карарга 11 нче кушымта нигезендә, хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга ярашлы рәвештә расларга.
16. «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында» 21.07.2007 ел, №185-ФЗ Федераль законны үтәү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд чаралары хисабына финанс ярдәме алу өчен, Актаныш муниципаль районы бюджетында, төзелгән килешү нигезендә, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау чараларын тәэмин итү өчен, 1 624,0 мең сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга.
           17. 2021 елга төзекләндерү өчен чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен авыл җирлекләре тарафыннан Актаныш муниципаль районы бюджетына күчерелә торган башка бюджетара трансфертларның күләмен 1 624,0 мең сум, 2022 елга 1 624,0 мең сум һәм 2023 елга 1 624,0 мең сум күләмендә, әлеге карарга 12 нче кушымта нигезендә, исәпкә алырга.
Әлеге статьяда күрсәтелгән бюджетара субсидияләр җирле бюджетларда законнар нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан карала.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджетына авыл җирлекләре тарафыннан бюджетара субсидияләрне ай саен тигез өлешләр белән күчерергә.
Җирлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан  муниципаль районның  муниципаль район бюджеты турында муниципаль районның вәкиллекле органының  муниципаль район бюджетына бюджетара субсидияләрне күчерү өлешендә карарлары үтәлмәгән очракта, башка бюджетара субсидияләр суммасы, Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы тарафыннан төзелгән финанс-бюджет палатасы тарафыннан акча түләнүгә заявка нигезендә, махсус салым режимнарында каралган салымнар, җирле салымнар исәбеннән алына.
18. Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертларны 2021 елда 573 947,21 мең сум, 2022 елда 557 725,61 мең сум һәм 2023 елда 518 575,11 мең сум күләмендә, әлеге карарга 13 нче кушымта нигезендә исәпкә алу.
19. 2021 елга муниципаль юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен 29 900,00 мең сум, 2022 елга 31 500,0 мең сум һәм 2023 елга 31 600 мең сум күләмендә расларга һәм аларны 2021, 2022 һәм 2023 елларга Актаныш муниципаль районының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы чараларын тормышка ашыруга юнәлтергә.
20. 2021 елда һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорында Актаныш муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына бюджет кредитлары бирелми дип билгеләргә.
​ 21. Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә органнары 2021 елда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.
Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2021 елда муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.​
22. Актаныш муниципаль районы бюджетын үтәгәндә әлеге карар белән расланган керемнәрнең гомуми күләменнән чыгып фактта алынган керемнәр, әлеге карарга үзгәрешләр кертмичә, муниципаль бурычны түләүгә, шулай ук аларны үтәү өчен каралган бюджет ассигнованиеләре җитмәгән очракта, Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 217 статьясындагы 3 пунктында каралган күләмдә гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелә.
 Әлеге карар белән расланган керемнәрдән тыш, Актаныш муниципаль районы бюджетын үтәгәндә алынган субсидияләр һәм субвенцияләр, әлеге карарга үзгәрешләр кертмичә, җыелма бюджет язуына үзгәрешләр кертеп, субсидия һәм субвенцияләр бирү максатларына чыгымнарны арттыруга җибәрелә.
23. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Актаныш районы буенча казначылык территориаль бүлекчәсе органы төзелгән килешүләр нигезендә Актаныш муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләр башкара.
   24.  Әлеге карар «Актаныш таннары» газетасында, Актаныш муниципаль районының Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында һәм Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru басылып чыгарга тиеш.
25. Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
 
                                                                                                   
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Актаныш муниципаль район
                                                                                    Советы карарына
                                                                                2 нче кушымта
                                                                                              №03-02 16.11.2020 ел
 
 
 

Актаныш муниципаль район Советының «Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты турында»гы карар проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында»гы карарына карата гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибе

1. «Актаныш муниципаль районының 2021 елга 2022 һәм 2023 елларның план чорына бюджеты турында» карар проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында» карар проекты буенча тәкъдимнәр, түбәндәге адрес буенча: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш авылы, Ленин пр., 17, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, язма рәвештә хәбәр ителгәннән көннән алып 5 көн эчендә, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советына кертелә.

2. Ачык тыңлауларда катнашу өчен заявкалар, чыгыш ясау хокукы белән, Актаныш авылы, Ленин пр., 17 адресы буенча, шәхсән яки почта аша (конвертта «бюджет проекты турында фикер алышу» тамгасы белән) тапшырыла.

Заявкалар эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ачык тыңлаулар үткәрү датасына кадәр, 7 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев