Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

21 апрель – Актанышта зур өмә

Район үзәге Актанышны төзекләндерү-яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый. Билгеләнгән чараларның күбесен нигездә 1 майга кадәр эшләп бетерергә тиеш булабыз,...

Район үзәге Актанышны төзекләндерү-яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.
Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый. Билгеләнгән чараларның күбесен нигездә 1 майга кадәр эшләп бетерергә тиеш булабыз, ягъни, район үзәгендә яңадан бер мең төп каен-нарат агачлары утыртырга һәм көздән утырткан участокларда тулыландырып чыгарга;
- урамнарда һәм йортлар каршында төрле чүп-чар, ком өемнәрен, төзелеш материалларын, иске техниканы алып бетерергә;
- иске йортларны сүтеп түгәргә, урам коймаларын яңартырга һәм буярга;
- ял паркларын, су чыганакларын, зиратларны тәртипкә китерергә;
- үзебез яши һәм эшли торган урыннарны, су буйларын, юлларны, бакчаларны чүп- чардан арындырырга тиеш булабыз.
Бөтен урамнарда да тәртип салынды дип әйтергә иртәрәк. Бүгенге көндә Хәсән Заман, Нур Баян, Юбилей, Химиклар, Ветеринар, Дзержинский, Индустрия, Чишмәлек, Сөембикә, Шатлык, Энергетик, Үзәк урамнары һәм күп фатирлы таш йортлар урнашкан кварталлар төрле чүп-чар белән чуарланган хәлдә.
Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, матурлау максатыннан 21 апрель көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан, җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.
Өмә көнне оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Иске Идел буендагы урамнарда яшәүчеләрнең бакча артларын һәм су буйларын чистартуда катнашулары кирәк була. Бигрәк тә Дзержинский, Ветеринар урамнарында яшәүчеләрнең урам эчен һәм урам башларын чүп-чардан чистартуда катнашулары сорала. Күп фатирлы таш йортларда яшәүчеләр, милекчеләр ширкәте белән берлектә, кварталларны чистартуда үзләренең тиешле өлешләрен кертерләр дигән зур ышаныч бар.
Мөмкинлекләре булган гражданнарны җирлектәге зиратларны чистартуда катнашырга чакырам. Зиратларны мәрхүмнәрнең рухларына хуш килерлек итеп төзекләндерсәк, аларның җаннары һәммәбезгә рәхмәт укыр, киләчәк тормышыбыз өчен яктылык һәм изгелек теләр. Зиратларда эшләү өчен гражданнарның үзләре белән тырма, сәнәк, балта-пычкы кебек эш кораллары алып килүләре сорала.


Өмә 21 апрель көнне 8 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев