Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

22 апрельдә барыбыз да өмәгә!

Татарстан Респликасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да, 1 апрельдән башлап санитар-экологик чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора. Актанышыбыз матур, чиста булсын дисәк, районда...

Татарстан Респликасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да, 1 апрельдән башлап санитар-экологик чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора.
Актанышыбыз матур, чиста булсын дисәк, районда оештырылучы өмәләрдә оешма-предприятияләр генә түгел, ә бәлки аерым гражданнарның да катнашуы мөһим.
Бүгенге көндә дә оешмалар кар тарату өмәләре уздырып торалар. Бөтенрайон өмәсе 22 апрель көнне узачак. Төп көчләр парклар һәм скверларны чүп-чардан арындыруга, агачларны агарту, корыган ботакларын кисүгә тотылачак.
Хөрмәтле райондашлар! Актанышның чиста, матур булуына һәрберебез дә ияләнгән, ләкин моны саклау өчен күп көч сарыф ителә. Шуның өчен оештырылучы өмәләрдә катнашыйк, район тормышына битараф калмыйк!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев