Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

22 райондашыбыз паспортлы булды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 22 егет һәм кызга тапшырылды.

17 май көнне Актанышта 14 яше тулган  райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. 

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 22 егет һәм кызга тапшырылды. 

Чарада  район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, “Яшь гвардия” һәм “ФОРПОСТ” оешмасын җитәкләүче Назил Латыйпов,   ЮХИДИ район фондыннан Рәсимә  Сәетова катнашты. 

Алар укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап,  үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев