Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы. Балаларда патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе, иң беренче чиратта, мәктәптә тәрбияләнә. Ватанны саклау өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш. Ватанны саклаучылар көне - кыюлык, намус hәм батырлык көне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй...

Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы. Балаларда патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе, иң беренче чиратта, мәктәптә тәрбияләнә. Ватанны саклау өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш.
Ватанны саклаучылар көне - кыюлык, намус hәм батырлык көне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм.
Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез тыныч, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә, хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез.
Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче барлык ир-егетләрне, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Күк йөзе һәрчак аяз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев