Актаныш

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә. Райондашлар,...

Реклама

23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә. Райондашлар, сезнең барыгызны да әлеге олы бәйрәм белән ихластан кайнар котлыйм. Изге бурычны үтәүдә якташларыбызга уяулык, ныклы ихтыяр көче, уңышлар, сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтуларын, барчагызга да бәрәкәтле, хәерле озын гомер телим.
Энгель ФӘТТАХОВ, муниципаль район башлыгы.

Ватанны саклаучылар көне- Россиянең үткәненә, аның бүгенге һәм киләчәк сакчылар буынына бәйләнгән бөек бөтенхалык бәйрәме. Ул ата-бабаларыбызның үз намусыңны һәм илне газиз анаңны яклагандай сакларга дигән васыятен искә төшереп тора. Ә Ана һәм Ватан - бер алар.
Шушы бәйрәм уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим.
Сәламәтлек, бәхет, уңышлар, баш очында күкнең имин булуын телим.
Фәрит УСМАНОВ, район хәрби комиссары, подполковник.

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: