Актаныш

24 сентябрь – Татарстан Республикасы профсоюзлары көне

1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 24 сентябрь көнен профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтү турында закон кабул итте. Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге үз исемнәрен үзгәрттеләр. Кайберләре хәтта эшләрен туктаттылар. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды. Барыбызның да хәтерендә гомер-гомергә...

1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 24 сентябрь көнен профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтү турында закон кабул итте.
Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге үз исемнәрен үзгәрттеләр. Кайберләре хәтта эшләрен туктаттылар. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды. Барыбызның да хәтерендә гомер-гомергә профсоюз хезмәткәрләре халык мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Фатир бирүдә, санаторий-ял йортларына юлламалар турында кайгырту дисеңме, матди ярдәм кирәкме - берсе дә профсоюз комитетыннан башка хәл ителмәде. Дөрес, соңгы елларда, җәмгыять кебек үк, профсоюзларның да эш дәрәҗәләре һәм эшләү алымнары үзгәрде. Һәр гамәлне закон кысаларында башкарырга, һәр сүзне законга нигезләп, үлчәп сөйләргә туры килә. Закон проектлары эшләү һәм аларны кабул иттерү уңаеннан да алар актив һәм эзлекле эшлиләр.
ТР Дәүләт Советының 2010 елның 1 декабрендәге карары белән 24 сентябрь, һөнәри бәйрәм буларак, Татарстан Республикасы профсоюзлары көне итеп билгеләнде. Бу көн календарьда кызыл дата буларак түгел, ә һәр хезмәткәргә профсоюз оешмасының барлыгын һәм аның хезмәт халкын якларга әзер икәнен тагын бер тапкыр искә төшерү өчен сәбәп булырга тиеш. Әлбәттә, бу уңайдан профсоюз оешмасы җитәкчеләре, аның активистлары үзләре инициатива күрсәтергә тиешләр. Бу көн авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә һәм алар мәнфәгатьләрен яклаучыларга да өстәмә көч, энергия бирер дип ышанып калам. Шул уңайдан, барлык профсоюз әгъзаларын, районның профсоюз активистларын, ветераннарын шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар теләп калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: