Актаныш

25 ел район җитәкчесе булып эшләгән Энгель Фәттахов: Шушы чорда бер генә кешенең дә гозеренә битараф калмадым

Бүген район Советы депутатлары, бертавыштан диярлек кул күтәреп, 20 ел дәвамында Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховны вазыйфасыннан азат итте. Бу хәлгә күңел ышанмый. 1552 елда Сөембикә-ханбикәне озаткан чорлар күз алдына килә... Милләтпәрвәр, үз халкы, туган төбәге өчен җанын фида кыла торган шәхесебезнең көтмәгәндә, уйламаганда, гөрләтеп эшләп торган вакытында эштән китүе гайре табигый хәл. Бу беренче чиратта Энгель Нәвап улының шәхси карары. Актаныш зиратында бер кабердә ике тапкыр тәре киселү менә шулай мәкерле рәвештә үз эшен эшләде. Гаеплеләрне тарих үзе чиста суга чыгарыр.    

             Район Советының чираттан тыш утырышы да шушы очракка турыдан-туры бәйле. Утырыш эшенә җитәкчелек иткән Энгель Фәттахов депутатлардан район башлыгы вазыйфасы вәкаләтләрен алдан туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерүне сорады.  


-    Минем карарны дөрес аңлавыгызны, бу посттан матур итеп җибәрүегезне сорыйм. Вазыйфадан китсәм дә район Советы депутаты булып калам, чөнки мин үз районымдагы вакыйгаларга битараф була алмыйм,- диде Энгель Нәвап улы утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 


          Энгель Фәттаховның депутатлар корпусы алдындагы чыгышы тулы бер эпохага анализ дияргә була: 

 Актаныш- үзе бер дәүләт кебек. Башкаладан ерак урнашкан, Башкортстан, Удмуртия белән чиктәш чиста татар районы ул. Туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны сакларга, татар авылына хас булган барлык уңай сыйфатларны булдырырга тырышып эшләдек. 

 

       Актаныш гади генә җирлек түгел, Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевне, бөек җырчыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзалованы биргән төбәк ул. 20 ел район башлыгы булып эшләгәндә Минтимер Шәймиевнең йөзенә кызыллык китермәскә, исеменә сүз китермәскә тырышып эшләдем. Бу- зур җаваплылык. 
 

 

 

    
   Районда авыл хуҗалыгы тармагын яңа биеклеккә күтәрү өчен бик күп эшләдек. “Актаныш игенчесе” дигән исемне алга таба да тап төшермичә сакларга кирәк. Авыл хуҗалыгы районның икътисадын ясый торган тармак. Моның өчен бездә мөмкинлекләр зур. Хуҗалыкларыбыз бик яхшы эшли. Аларның җитәкчеләре игенчелектә зур тәҗрибәгә ия. 2020 елда 200 мең тонна икмәк җыеп алдык. Бары 2010 һәм 2021 нче корылыклы еллар гына безнең өчен авыр килде. Калган елларда республикада гел алдынгылар рәтендә бардык. Терлекчелектә дә алга китеш зур. Район башлыгы булып билгеләнгәндә хуҗалыклар 50 мең тонна сөт сава иде. Хәзер бу күрсәткеч 250 тоннага җитте. Мөгезле эре терлек санын 24 мең баштан 34 мең башка җиткердек.

 

 

 

   
  Төзелеш, капиталь ремонт программалары ярдәмендә районыбызның барлык социаль объектларын төзекләндердек.

 

   
 

  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кайтканнан соң районның мәгариф өлкәсен үстерүгә басым ясалды. Чөнки мәгариф илнең дә, районның да киләчәген билгели. Мәктәп директорлары, укытучыларның белемен күтәрү буенча системалы эшчәнлек алып бардык. Эш  дәверендә 2002 һәм 2021 елларда Актанышта ике тапкыр республикакүләм педагогик киңәшмә уздырдык. Былтыр сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә яңа бина төзелде. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә бик зур рәхмәт! 

 

            Быелгы чыгарылыш сыйныфы укучыларының БДИ билгеләрендә искиткеч үсеш күзәтелә, зур динамикага ирештек. Рус теле фәненнән, математикадан БДИ күрсәткечләре буенча республикада, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән дә алдарак, икенче урында без.  
 

    
 

 Актаныш сәнгате, мәдәниятенең үз йөзен булдырдык.20 елдан артык үткәрелүче республикакүләи "Йолдызлык” фестивалендә быел “Ак инеш” ансамбленең Гран-при алуы Актанышта яшь талантларның сәләтенн ачуга нинди зур игътибар бирелүен күрсәтә. Балаларыбызның иҗат концертын Чаллы, Мөслим, Түбән Кама сәхнәсендә күрсәттек. Искиткеч чыгыш ясап, яшь артистлар шәһәр тамашачысын шаккаттырды. Актанышның менә шушы рухи байлыгын югалтмыйча киләчәктә дә үстерергә кирәк. 
 

 

      Спорт  өлкәсендә милли һәм ирекле көрәш, хоккей, футбол юнәлешләре зур үсеш алды. Физкультура-спортны үстерүгә Актанышта материаль- техник база көчле. 
Киләчәккә зур планнарыбыз бар. Футбол манежы, сәнгать мәктәбенә яңа бина, Уразай, Әҗәкүл, Мари Суыксуы авылларында мәдәният йорты салу, Яңа Әлем клубын төзекләндерү, су чистарту корылмасы, тау чаңгысында шуу базасы, хастаханәгә диагностика үзәге төзү быелга һәм киләсе елларга планлаштырылды. 
         

 

   Бүген шуны әйтәм, туган районыңда эшләгән кебек башка бер җирдә дә эшләп булмый. Казанда вакытта да гел Актанышка кайтып йөрдем. Басуларны урап энергия алып китә идем. Хәзер дә беркая китәргә җыенмыйм. Гаиләм, балаларым, оныкларым шушында- Актанышта,  әнкәем исән, әткәем шушында күмелгән. Сезнең белән бергә яшәргә, эшләргә уйлыйм. Бәлки авыл хуҗалыгы, яки мәгариф өлкәсендә эшемне дәвам итәрмен.
             

 

 

20 ел буена район башлыгы булып эшләдем, урынбасарлыкны да кертеп 25 ел җитәкче вазыйфасын башкардым. Шушы чорда бер генә кешенең дә гозеренә битараф калмадым. Әгәр кеше фикеренә битараф була икән, ул кеше җитәкче түгел инде. Бу сыйфатны кул астындагылардан да таләп иттем. Ул минем яшәү девизым булды. Шушы вазыйфада эшләткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт.
 

               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: