Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 форма-киңәшмә: Күгәрчен Усыныкы

Кешенең теге яки бу гамәлен аңлау өчен балачагына күз салу җитә, диләр. Кечкенәдән үзенең кирәклеген, әти-әнисенең мәхәббәтен, кайгыртуын тоеп үскәннәр җәмгыятьтә бик тиз урынын таба. Ярдәмчеллек, гаделлек, матурлыкны тоя белү, соклану кебек сыйфатлар да ят түгел . Ә менә якыннары тарафыннан кыерсытылып, кимсетелгәннәрнең йөрәгендә бөреләнгән ачу, үч алу теләгенең көчәеп үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә, хәтта җәмгыятькә куркыныч тудыруы да бар. Без-өлкәннәргә яшь буынга карата игътибарлы, миһербанлы, шул ук вакытта таләпчән дә була белү киләчәк җәмгыятьнең нигезен төзүгә тиң.

25 форма-киңәшмәдә бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комисиясе рәисе Ләйсән Нурлыеваның чыгышын тыңлаганнан соң йөрәкләр “жу” итә. Комиссиягә куелган ата-аналарның даими эчүчелек белән шөгыльләнүе, йорт-җирнең шапшаклыгы, балаларның тәрбия күрми үсүе фотоларда да чагылды. Мондый гаиләләрдә баланы калдыру аны тормыштан мәхрүм итүгә тиң, әтиле, әниле ятимнәр менә шулай барлыкка килә. 2020 елда комиссиядә 11 гаилә исәптә торган, аларда 19 бала тәрбияләнгән. Быел әлеге сан шактый кимегән: 4 гаилә, аның эчендә 11 бала. Әмма бу мәсьәләдә сөенергә иртәрәк, май аенда бу исемлекне янә ике гаилә тулыландырган. Тагын берничә гаиләнең эше карала. Ләйсән Фоат кызы авыл башлыкларын битараф булмаска, ассоциаль тормыш алып баручыларны шунда ук район комиссиясенә хәбәр итәргә чакырды. Чөнки ваемсызлык –үзе үк фаҗига чыганагы. 
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 25 форма-киңәшмәне фактларны санау җыелышыннан бигрәк халык белән эшләү, халыкны тәрбияләү буенча фикерләшү мәйданы итеп күрергә тели. Быелгы май Рамазан аена туры килде. Берничә җирлек кибетләре аракы сатудан туктап торды. 
- Эчә торган кеше, кибеттә аракы сатылмый дип кенә эчүдән туктамый, дисез авыл башлыклары. Ләкин Рамазан аенда безнең районда алкоголь сату шактый кимегән.

Тулырак "Актаныш таңнары" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев