Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 форма-киңәшмә- районның барометры

25 форма-киңәшмәдә яңгыраган саннар, сан артындагы язмышларга бу киңәшмәдә катнашучы бер генә кешене дә битараф калдырмый. Чөнки аларның һәрберсе безнең янәшәдә, без күреп, танып, аралашып торган авылдашлар, райондашлар.

           Район башлыгы Энгель Фәттахов язмышларның ялгышын ачык күрсәткән киңәшмәне һәр айның 15 числосыннан да соңга калдырмыйча үткәрү кирәклеген ассызыклады. Соңгы вакытта теге яки бу сәбәп белән киңәшмәне үткәрү эзлеклелеге югалды, шулай булгач нәтиҗәлелеге дә сан санауга кайтып кала башлаган иде.


Ә бит терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма-киңәшмә айның 12 числосыннан да калмый узып тора. 


-  Иң яратмаган, иң күңелсез җыелыш бу. Райондагы бөтен пычраклыкны шушында уртага салып сөйләшәбез. Шушы киңәшмәдә фикерләшеп күпме авыр гаиләгә барып җитәбез. Бу эшне туктатмыйча, системалы рәвештә шөгыльләнергә тиешбез,- диде киңәшмә башлап Энгель Нәвап улы.  

 


Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева үз чыгышында авыл җирлекләрендәге яшәешне төрле яклап анализлады. 2021 елга нәтиҗә алдыннан декабрь аендагы вәзгыять турында да бәян итте.


Актанышта демография


2021 елның декабрендә районда 11 бала туган, 2020 елның декабре белән чагыштырганда бу сан 2 балага ким. 35 кеше үлгән, 2020 елда 30 кеше вафат булган. Язылышучылар саны 4, аерылышучылар 1.
Үлем структурасына килгәндә, 18 вафат булучы 80 яшьтән өлкәнрәк, 60 яшьтән өлкәнрәкләр- 31, эш яшендәгеләр 4 кеше.
Диагнозлары буенча 7 кеше кан әйләнеше авыруыннан, онкологиядән 3 кеше, тышкы сәбәпләрдән 1 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.  Коронавирустан 5 кеше вафат булган. Ашкайнату, сулыш алу системасы, картлык диагнозлары куелган очраклар да теркәлгән.

Эше яшендә 2021 елның соңгы аенда 3 кеше вафат. Узган ел бу сан 7 булган. Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәбе- йөрәк-кан тамыры авыруыннан(Татар Суыксуы авылында яшәүче) һәм ашкайнату системасы авыруы (Иске Байсар).  Тышкы фактор аркасында 1 кеше Олыимән авылында урамда өшеп вафат булган.  
2021 ел күрсәткечләрен 2020 ел белән чагыштырганда, бала туу 25кә ким- 167 кеше туган.
Үлүчеләр саны 582, 2020 елга караганда 58 кешегә арткан. 
Гомуми демографик хәлгә күз салсак, соңгы 5 елда үлүчеләр саны артуга таба. 

 

Гаилә коручылар арткан


Шунысы өмет чаткысы бирә- гаилә коручылар 2021 елда 5 кә артык, 107 пар язылышкан. Аерылышучылар 67, узган ел 48 булган. 

Районда уртача гомер озынлыгы 74,3 яшь

Ир-атларның гомер озынлыгы 69,8 ел, хатын-кызларныкы 79,1 яшь. Уртача гомер озынлыгы 74, 6 яшь. Узган елга караганда 0,3 яшькә арткан.

 

Коронавирус төрле яклап суга


Еллык үлем структурасына килгәндә, 582 вафат булучының 284е 80 яшьтән өлкәнрәк райондашлар. 60 яшьтән өлкәннәр- 189, эш яшендәге 93 кеше вафат булган.

Үлүчеләрнең күпчелеген кан әйләнеше авырулары теге дөньяга алып киткән, 192 кеше. Бу күрсәткеч республика районнары рейтингында 25 нче урында. Коронавирустан терелеп, шушы авыру аркасында хроник авырулары кузгалганнар да төрле авырулардан вафат булганнар санын арттыра. 


Онкология авыруы буенча барлык районнар арасында 14 урында, тышкы сәбәпләр буенча 23 урында, ашкайнату системасы- 26, сулыш алу системасы буенча 20 урында, эндокрин авырулар буенча 7 позициядә.
Коронавирустан вафат булучылар буенча район 33 урында. 


Эш яшендәгеләрнең үлеме дә мөһим факторларның берсе.Әлеге рейтингта Актаныш районы 16 урында. Ел дәвамында 93 эш яшендәге кеше вафат булган, алдагы ел белән чагыштырганда 4 кешегә күбрәк. Гомерләрне йөрәк- кан тамырлары (26), онкология(12), тышкы факторлар(17), ашкайнату системасы (12), сулыш алу системасы (4),урология (1), эндокрин системасы (1), коронавирус(13) һәм башка авырулар(7) кыскарткан. 


Эш яшендәгеләрнең үлеме кайсы җирлектә ничек соң?


Иң күп үлем очрагы Актаныш авылына туры килә. Татар Суыксуы(10); Иске Кормаш, Актанышбаш, Пучы(5); Татар Ямалысы, Киров,   Иске Сәфәр(4); Кәзкәй, Уразай, Аккүз, Теләкәй(3);Мәсәде, Байсар, Югары Яхшый, Түке(2), калган җирлекләрдә берәр эш яшендәге кеше вафат. 


55-70 яшь аралыгындагы 103 кеше вафат булган, бу сан узган елга караганда 5 кешегә күбрәк. 


Ләйсән Нурлыева район күрсәткечләрен якын- тирәдәге  Минзәлә, Сарман, Ютазы, Мөслим районнары белән чагыштырды. 
Коронавирус, пневмония, кискен респиратор вируслы инфекция авыруларыннан 111 кеше вафат. 90 кеше коронавирустан, сулыш органнары авыруыннан 13, коронавирус авыруы нигезендә кан әйләнеше чиреннән 6, онкология һәм ашкайнату авыруыннан 1 райондашыбыз вафат. 


Җитәкчеләр 2021 елда үлем артуның төп сәбәбен яңа коронавирус инфекциясе һәм ул китергән нәтиҗәләр белән бәйли. Районда картаю тенденциясе көчәю, эшкә яраклы кешеләрнең яше арту үлүчеләрнең саны артуга китерә. Актаныш районы республикада иң күп өлкән кеше яши торган районнар исемлегендә 3-4 урында тора. Соңгы 5 елны анализлап караганда гына да Актаныш районында 60 һәм аннан да өлкәнрәк халык саны 1176 кешегә арткан, бу 19 процентка үсеш дигән сүз. 80 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үлем очрагы 258 кешегә күбәйгән. Бу 15 процентка артык. Ә җир җимертеп эшләрдәй кешеләр 1118 гә кимегән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев