Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 форма-киңәшмәдән: Аерылышучылар саны пандемиягә бәйле

Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган 25 форма-киңәшмәдә район халкының яшәешен күрсәткән саннар уйланырга мәҗбүр итә.

       Әллә саф татар төбәге Актанышта да гаилә кыйммәтләре югала барамы? Быелның 9 аенда 51 гаилә таркалган, узган ел белән чагыштырганда никахларын өзүчеләр 16га арткан. Сентябрь аенда гына да 6 пар аерылышкан. 2020 елның бу вакытында район ЗАГС бүлегендә 3 кенә аерылышу факты теркәлгән. 

         Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева аңлатуынча, узган ел аерылышучыларның азлыгы ЗАГС хезмәтендә пандемия булу сәбәпле әлеге хезмәтнең күрсәтелмәвендә. Быел чикләүләр ачылганнан соң гаризалар яңадан кабул ителә башлый. Шул сәбәпле сан гадәттәгедән артып киткән. 

Тагын шундый фактны да күрсәтеп китәбез, 2019 елда 75 ир һәм хатын никахларын таркаткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев