Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Булганда эчәләр... яки, кеше язмышлары...

Райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форманың чираттагысы 16 август көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узды. Биредә июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Ай саен бер мәсьәлә – кеше язмышы хакында борчылуга юнәлтелгән киңәшмә бу юлы да шатлыклы саннар белән башланмады. Чөнки июль аенда да үлүчеләр саны туучыларныкына караганда 17 гә күбрәк. Әлеге саннар белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында таныштырды. Хисап аенда нибары 20 сабый дөньяга аваз салса, 37 кеше бакыйлыкка күчкән.  Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда вафат булучылар 11 гә арткан. Саннардан күренгәнчә, хәл алга таба түгел. Болай дәвам итсә, бер ун елдан кеше саны шактый кимергә мөмкин. Югыйсә, хөкүмәт бала табучы аналарга төрле ярдәмнәрен дә уйлап таба тора. Ләкин бала табарга теләүчеләр нигәдер кими. Ә бит җирлектә бала табу яшендәге 5477 хатын-кыз исәпләнә. Сүз дә юк, баланы таптың да эш бетте түгел шул. Аны карыйсы, тәрбиялисе, тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсе бар. 

Язылышучылар узган елның шул чорына караганда 5 кә кимеп, 22 не тәшкил иткән. Аерылышучылар, киресенчә, арткан. Андыйлар узган елның июль аенда 4 булса, быел 6 гаилә таркалган. Хәзер яшьләрдә сабырлык төшенчәсе бик нык аксый. Әз генә ачулары килдеме, аерылышу ягын карыйлар. Ләкин, өлкәннәр юкка гына сабыр төбе-сары алтын димәгән.  

Июль аенда үлүчеләр структурасын карасак, беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында тышкы сәбәпләр, өченче урында яман шеш авырулары тора. шунысы сөендерә, бу айда үз-үзләренә кул салучылар булмаган. Ә бит ел башыннан шул юл белән гомерләрен чикләүчеләр саны 12 не тәшкил итә. Эш яшендәге ике кешенең ни сәбәпле үлүенә ачыклыкны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев кертте. Бу кешеләр турында тулы мәгълүмат слайдларда чагылыш тапты. Һәм, соңгы нәтиҗә буларак, аларның спиртлы эчемлекләрне күп куллануы дигән фикер яңгырады. Шушының аркасында күпме гомерләр вакытсыз кырыла. Гаиләләр таркала. Тик халык үзенә нәтиҗә ясамый.

Һәр айда авыл җирлекләрендә сатылган алкоголь буенча  мәгълүмат бирелә. Саннардан күренгәнчә, июль аенда  районда 36926.367 литр күләмендә спиртлы эчемлек сатылган. Бер кешегә 1,24 литр туры килә. 

“Күке” әниләр барланачак

Районда авыр,  социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эш дәвам итә. 1 августка 85 шундый гаиләдә 184 бала тәрбияләнә. Иске Айман, Мәсәде, Усы җирлекләрендә андый бер генә гаилә дә исәпкә куелмаган. Социаль яктан куркыныч гаиләләр саны исә 9 булып, аларда 20 бала тәрбияләнә. 

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары даими рәвештә әлеге гаиләләрдә булып,  тормыш-көнкүреш шартлары белән таныша. Район башкарма комитет  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева июль аенда Яхшый һәм Киров авыл җирлекләрендә булган рейд нәтиҗәләре белән таныштырды. Моннан ярты ел элек әлеге җирлекләрдәге авыр гаиләләрдә булып, аларга булган кимчелекләрен төзәтергә кушылган иде. Бу юлы берникадәр алга китеш сизелә. Тәкмәк авылында яшәүче И.Л. гаиләсендә өч балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Узган рейд барышында аларның өйләре җыештырылмаган, өй алдыннан ук пычраклык башлана иде. Бу юлы алар өйләрен берникадәр тәртипкә китергәннәр. И.Х. гаиләсендә өйдәге электр чыбыкларын алыштырасы бар. Табанлыкүл авылында Н.У. белән А.Р.ның матур гына яшәүләре сөендерә. Чөнки Н.У. бик күп җирләрдә булып, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара иде. Әлеге гаиләдә яши башлагач, аның тәртибе уңай якка үзгәрде. Балалары да караулы. Яхшый авылына башка җирдән күчеп килгән С.А. ның өе бик нык иске. Өй җиһазлары да юк дәрәҗәсендә. Ул тиздән икенче өй алырга җыенуын хәбәр итте. Әмма анысының да газ, ут белән проблемалары бар. Кышка кадәр бу мәсьәләне уңай хәл итү сорала. 

Киров авыл җирлегенә караган Олыимән авылында яшәүче Л.Ш. хакында күп тапкырлар яздык. Әлеге ананың өч баласы приютта иде. Ул өендә бераз тәртип ясап, балаларга яшәү өчен шартлар тудыргач, балалар приюттан кайтартылды. Әгәр ул кабат тәртипсез тормыш рәвешен сайлый икән, балалар кабат алыначак. Л.ның өе машиналар күп йөри торган урамга урнашкан. Балалары гел урамда, машина юлында уйныйлар. Аларның ишек алдына кечкенә генә уен мәйданчыгы ясап булмасмы, дип мөрәҗәгать итте Ләйсән Нурлыева авыл җирлеге башлыгына. 


Киров авылында яшәүче Л.К. дүрт бала тәрбияли. Өйләрендге электр чыбыкларын алыштырасы бар. Ремонт та ясалмаган. Социаль яклау бүлеге аша социаль килешү нигезендә бирелгән акчаларны шушы максатларда куллануны күзәтүгә алырга кирәклеге бәхәссез. 

Районда “күке” әниләрнең булуы да сер түгел. Бала табып, аны әти-әнисенә калдырып, читкә китүче, яисә кияүгә чыгучы аналар барланачак. Чөнки “Гаилә кодексы” нигезендә баланы аналар үзләре тәрбияләргә бурычлы. Әби-бабай карамагында калган балалар белән бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, кем җавап бирә? 

Ләйсән Нурлыева авыл җирлеге башлыкларына киләсе елга укырга керәчәк барлык балаларның да балалар бакчасына йөрүен тәэмин итәргә кушты.

Мохтаҗ гаиләләр һәр җирлектә бар

Районның социаль яклау бүлеге аша июль аенда Актанышбаш, Пучы, Иске Сәфәр авылында яшәүче 5 гаиләгә социаль килешү нигезендә ярдәм күрсәтелгән. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева ел башыннан шушындый ярдәмнең 48 гаиләгә күрсәтелүен бәян итте. Аның суммасы 735не тәшкил итә. Әтәс, Түке, Татар Суыксуы, Такталачык, Иске Кормаш, Богады, Мәсәде, Күҗәкә җирлекләреннән ярдәм сорап бер генә гаилә дә мөрәҗәгать итмәгән. 
– Мохтаҗ гаиләләр бар җирлектә дә бар, нишләп сез аларга ул акчаларны алуда ярдәм итмисез? – диде Энгель Фәттахов  авыл җирлеге башлыкларына.

Ландыш Бариева “Демография” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Өлкән буын” проекты һәм билгеле бер категория гражданнарга цифрлы телевидениегә күчү өчен приствка алганга түләнүче субсидияләр хакында да аңлатып үтте. Болары хакында тулырак газетабызның алдагы санында яктыртырбыз. 

Җирлекләрдә участок инспекторларының гражданнар белән эше, авыр, эчкече гаиләләр белән эшчәнлеге, ялган аракы сатуны ачыклау, җаваплылыкка тарту торышы турында мәгълүмат белән эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов таныштырды. Июль аенда гаилә низаглары буенча 6 хәбәр кергән. Илшат Хәйретдинов алар хакында аерым тукталды. Чөнки җирлекләрнең эшен бәяләгәндә рейтингта әлеге күрсәткеч тә бар. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә итүче 14 кешегә беркетмә төзелгән. 

Сәфәр – тырыш халык яши торган җирлек

Иске Сәфәр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рузилә Тимирова үз чыгышында җирлектә халыкка күрсәтелгән беренче медицина ярдәме, профилактик чаралар хакында ачык һәм аңлаешлы итеп яктыртты. Фап 778 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуның 608е зурлар, калганы балалар. Быел ике бала туган. Әлге җирлек өчен бу сан, әлбәттә, бик аз. Үзенең 37 ел эш стажы дәверендә Рузилә Тимировага бик күп авыруларга ярдәм кулы сузарга туры килгән. Вакыт һәм тиз дигән төшенчәләрне бик яхшы аңлый ул. Шуның өчен дә профилактик эшчәнлеккә аеруча басым ясый. Җирлектә яшәүчеләрнең үз вакытында диспансеризация һәм флюорография үтүләрен тәэмин итүне беренче бурычы дип саный. 

Даими эчүчелек белән шөгыльләнүчеләрнең булуы да борчый аны. Алар инде әйтүне генә аңлаудан узганнар. 

– Мондый эчкечеләр белән нишлибез? Аларны ничек тә дин юлына кертергә кирәк. Дингә килгән кеше башка эчми бит, – диде Энгель Фәттахов борчылып. Ә бәлки авыл җирлекләрендә спиртлы эчемлекләр сатуны әкренләп булса да тыярга кирәктер. Аяк астында булса, эчә, булмаса, кеше тыелып та торырга мөмкин. 
Әлеге катлам кешеләр белән эшләүгә аеруча басым ясарга кушты ул. 

Ә июль ае нәтиҗәләре буенча “Пар күгәрчен” сыны Иске Сәфәр җирлегенә тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев