Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 форма-киңәшмәдән: Димчеләрне кайтарырга кирәк

Бүген Уразай җирлегендә узган 25 форма-киңәшмәдә апрель аена йомгак ясалды.

                      Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эш, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды. 

             Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев гомуми үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең үлеме, гомуми практика табибларының 4 айлык эшчәнлегенә анализ ясады. 

                  Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова 5 авылны- Уразай, Илчебай, Куян, Шәрип, Мерәсне берләштергән җирлектә соңгы 5 елда халык санының 100 гә кимеп 862гә калуын әйтте.

Терлек асрап керем алучылар дәүләт субсидияләреннән дә ел саен файдалана. Гүзәлия Шәймәрдәнова социаль паспорты, янгын чыгу очраклары, җинаятьчелек, профилактика органнарында исәптә торучылар буенча да хисап бирде.

Проблемаларны күрсәтеп район җитәкчелегеннән киңәш-тәкъдимнәр сорады. Иң күңелгә тигәне- авылда ялгызларның артуы. Уразай авылында гына да гаилә кормаган 16 егет яши. Аерылган 4 ир-ат бар. Куянда 5 әү, Илчебайда 2, Шәриптә 4, Мерәстә 1 егет өйләнмәгән. Барысы җирлектә 28 буйдак егет бар, аерылганнар белән исәпләгәндә, 43  гаиләсез ир-ат гомер кичерә. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова юкка гына бу мәсьәләне кузгатмады, әлеге проблема күп җирлекләргә хас.

Реклама

Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчеләргә кичекмәстән буйдаклар проблемасын чишү юлларын эзләргә чакырды:

- Элек димчелек бик популяр булган. Димәк димчелекне кайтарырга кирәк. Безгә дә бу традицияне яңартып егетләрне, кызларны парлаштыру җаен табу мөһим, -диде Энгель Нәвап улы.

 

        Район башлыгының фикерен Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров та куәтләде.

      Апрель ае йомгаклары буенча беренче урынга Иске Айман җирлеге лаек булды.

Авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтхановка пар күгәрчен сыны тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова Район башлыгы Энгель Фәттахов 25 форма-киңәшмә