Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Сәбәпсез генә, кеше кинәт үлми

Райондагы демографик хәлнең торышына, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясалган 25 форма киңәшмәнең август ае нәтиҗәләренә багышланганы 18 сентябрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узды.

Аны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. 

Гадәттә әлеге киңәшмәдә ай саен бер үк сорауга җавап эзләнә. Ул кеше ни өчен үлгән? Аның гомерен саклап калу буенча ни дә булса эшләнгәнме? Бу юлы да Энгель Нәвап улы эш яшендәгеләрнең үлем структурасын караган вакытта бу сорауларны еш бирде. Август аенда эш яшендәге 7 кеше бакыйлыкка күчкән булса, шуның өчесе йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дөнья белән хушлашкан. Шул өч кешенең берсе юлда, машина эчендә үлгән. 

– Кинәт кенә үлгән, – дип аңлатма бирде табиблар. Моңа каршы район башлыгы:
– Бер сәбәпсез, кеше кинәт кенә үләргә тиеш түгел. Димәк, аның ниндидер авыруы булган. Бәлки кан басымы борчыгандыр. Бу хакта гомум-гамәли табибы белгәнме? – диде ул ачынып. 

Һәм гомум-гамәли табибларының үз участокларындагы һәр кешене белергә тиешлегенә, алар арасында риск төркеменә кергәннәренең аерым исемлеген булдырырга кирәклегенә, авыруы белән көрәшү өчен нәрсәләр кирәклеген аңлатырга тиешлекләренә басым ясады. Халык арасында авыруларны кисәтү максатыннан лекцияләр дә укырга кирәктер, диде. Әмма безнең табибларның лекция уку түгел, пациентларны кабул итү өчен дә вакытлары җитми шул. Моны алар үзләре дә инкарь итми. 

Гомум-гамәли табибларының район башлыгы сорауларына җавап бирә алмый торуларына үртәлеп, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев:
– Диспансер исәптә торган авыруларыгыз хакында бара сүз. Сез аларны елына ике тапкыр чакырып, медицина караулары үткәрергә тиеш, – диде. 

– Бик күп әйбер сез – табибларның авырулар белән ничек сөйләшүеннән, битарафсызлыгыгыздан тора. Сез риск төркеменә кергән халык белән аеруча тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Әгәр шушы даруларны кабул итсәң, шушы саклану чараларын күрсәң, гомерең шуның кадәр озыная дигән сүзләрне табиблар авызыннан ишетү кешегә бик нык тәэсир итә ул, – диде Энгель Фәттахов. – Даими алып барылган профилактика, диспансерлаштыруның барыбер күпмедер нәтиҗәсе булмый калмый. 

Июль-август аенда 960 кеше диспансерлаштыруны үтәргә тиеш булса, аны 1005 кеше узган. Нәтиҗәдә дүрт кешедә авыру ачыкланган.   

Бакыйлыкка күчүчеләр исә һаман артуга таба. Ел башыннан 1 сентябрьгә кадәр 309 кеше вафат булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 23 кә артык. Үлем сәбәпләре буенча караганда, иң күп вафат булучылар картлыктан. 

– Әллә инде махсус шушы графага куйдыгызмы, – диде район башлыгы. 
– Өлкәннәр күп үлә. Үлүчеләрнең яртысыннан күбрәген 80 яшьтән узганнар тәшкил итә, – диде Айдар Хәев. 

Кан әйләнеше, яман шеш авыруыннан үлүчеләр 2 нче, 3 нче урынны алып тора. 

Туучылар исә, киресенчә, кимегән. Ел башыннан – 47, август аенда 11 бала туган. Бу, узган елның шул чорлары белән чагыштырганда, 7 һәм 10га азрак. 

Язылышучылар ел башыннан 103 булып, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3кә артык булса да, август аенда бу сан 4кә азрак булып, 25не тәшкил иткән. Шунысы бераз куандыра, аерылышучылар да август аенда узган елның шул чорына караганда 2гә ким. Ике генә гаилә таркалган. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова бу айда да авыл җирлекләрендә сатылган алкоголь буенча  мәгълүмат җиткерде. Саннардан күренгәнчә, август аенда  районда 36488.29 литр күләмендә спиртлы эчемлек сатылган. Бер кешегә 1,22 литр туры килә. 

Бергә тырышсаң,нәтиҗәсе дә була

Рәйхан Галимҗанова райондагы авыр, социаль яктан куркыныч гаиләләр буенча да таныштырып үтте. Авыр гаиләләрдә 1 августка 85 гаиләдә 184 бала тәрбияләнә. Иске Айман, Мәсәде, Усы, Иске Байсар җирлекләрендә андый бер генә гаилә дә исәпкә куелмаган. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева әлеге юнәлеш буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Комиссия август аенда социаль яктан куркыныч гаиләләрдә булып, аларның тормыш шартлары белән танышкан. Районда шундый 10 гаиләдә 23 бала тәрбияләнә. Болар Киров, Аеш, Актаныш, Актанышбаш, Чуракай, Татар Ямалысы, Чалманарат, Уразай җирлекләрендә. Бу гаиләләрнең алтысы эчкечелек буенча, өчесе балаларын тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудырмаган өчен исәпкә бастырылган. 

Олыимән авылында яшәүче Л.Ш. гаиләсе эчүчелек белән шөгыльләнгән өчен 2018 елның май аеннан исәптә тора. Л. даими эчүчелек белән шөгыльләнеп, балаларын карамаган өчен өч баласы Минзәләдәге приютка җибәрелгән иде. Л.гә төзәлергә, өен җыештырырга вакыт бирелде. Аның тәртибе уңай якка үзгәргәч, балалар приюттан кайтартылды. Әмма бу гаиләне күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. 

Аеш авылында яшәүче О.У. һәм В.У. гаиләсе дә эчүчелек буенча исәпкә бастырылган иде. Бүгенге көндә О. Казан шәһәрендә психик авырулар хастаханәсендә дәвалана. В. эшкә урнашмаган. Өйләрендә дә тәртип җитеп бетми. 

Актанышта яшәүче К.С. һәм Л.С. гаиләсе балаларга яшәү өчен тиешле шартлар тудырмаган өчен исәптә тора. Әти-әни законлы төстә аерылышкан. Л. тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Балалар приютта тәрбияләнә. К.да, Л.да район суды тарафыннан алты айга балаларына карата ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Хәзер балаларны гаиләгә урнаштыру проблемасы килеп баса. Әмма әти дә, әни дә төзәлү турында уйлап та карамыйлар. 

Чуракай авылында яшәүче Р. Х. гаиләсе эчүчелек буенча исәпкә бастырылды. Ул өч бала тәрбияли. Эчүчелек белән шөгыльләнгән өчен Р.ның балалары приютта да булып кайттылар. Үзе аналык хокукыннан мәхрүм ителеп, балалары әбиләре белән дә яшәделәр. Р. дәвалану курслары узып, тәртипле тормыш рәвеше алып бара башлаган иде. Әмма бу озакка бармады. Р. балаларын үзләрен генә калдырып, шактый вакытлар югалып йөри. Аның кайдалыгын балалары да белми. Соңгы комиссия утырышында аңа соңгы тапкыр мөмкинлек бирелгән иде. Әмма файдасыз. Р.ны ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча документлар әзерләнә башланды. 

Татар Ямалысы авылында яшәүче А.М. һәм А.М. гаиләсе хакында алдагы айларда чаң сугылган иде. Шул хәлләрдән соң, биредә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Яңа суыткыч алганнар, продукцияләре дә бар. Өйләре чиста, тәртип. Газ казаны алганнар. Аны шушы көннәрдә урнаштырырга җыеналар. Алга таба да шушы хәл тотрыклы булсын иде. 

Чалманарат авылында яшәүче Р.М. хакында да бик күп тапкыр яктырттык. Биредәге пычраклык, шапшаклыкны сөйләп аңлата торган түгел иде. Күп тапкырлар алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә биредә бераз алга китеш күзәтелә. Әлеге гаиләне җирлектәге мәктәп, фельдшерлар, хатын-кызлар советының даими күзәтүдә тотуы сорала. 

Актанышта яшәүче Р.Б. гаиләсе бу елның сентябрь аенда гына эчүчелек буенча исәпкә бастырылды. Алдагы киңәшмәләрдә бу ханым уңай яктан телгән алынган булса, соңгы айда аның эчү фактлары ачыкланган. 

Киңәшмәдә Ләйсән Нурлыева Аеш авылында яшәүче Г.М. һәм Р.М. гаиләсе хакында да әйтеп үтте. Тәртипләре уңай якка үзгәргәнлектән, алар май аенда исәптән төшерелгәннәр иде. Инде тагын шул эчүчелек юлына басканнар. Авыл башлыгының мөрәҗәгате буенча комиссия әгъзалары анда рейд белән барган вакытта ире дә, хатыны да исерек булганнар. Өйләрендә тәртипсезлек, пычраклык хөкем сөрә. Рейд вакытында Г. ны өч баласы белән район үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр. Табиб-нарколог Ленар Минһуҗинның ярдәме белән бу ханым Чаллыдагы наркологик диспансерга дәвалануга җибәрелгән. 

Шушы рәвешле барлык профилактика органнары да кулга-кул тотынып эшләгәндә, нәтиҗәсе булмый калмый. 

Районның социаль яклау бүлеге аша август аенда Актаныш, Киров, Аеш, Иске Байсар, Усы, Чуракай  авылында яшәүче 8 гаиләгә социаль килешү нигезендә ярдәм күрсәтелгән.  

Җирлекләрдә участок инспекторларының гражданнар белән эше, авыр, эчкече гаиләләр белән эшчәнлеге, ялган аракы сатуны ачыклау, җаваплылыкка тарту торышы турында мәгълүмат белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнар Сафин таныштырды. Август аенда гаилә низаглары буенча 6 хәбәр кергән. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә иткән 23 кешегә беркетмә төзелгән. 

Авыр гаиләләр белән эш җирлекләрдә дә алып барыла

Уразай   авыл җирлегендә авыр гаиләләр белән эшнең ничек оештырылуы хакында авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов таныштырды. 

Әлеге җирлеккә биш авыл: Уразай, Шәрип, Куян, Илчебай, Мерәс авыллары карый. Җирлектә 948 кеше яши. 

2019 елда  Уразай авыл жирлеге каршында 12 кешедән торган балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшли. Комиссия ел башында кабул ителгэн эш планына нигезләнеп эш оештыра. Барлыгы 2019 елда 8 утырыш үткәрелде. Анда 10 мәсьәлә каралды,  диде авыл җирлеге башлыгы.

Җирлектә өч авыр гаиләдә 8 бала тәрбияләнә. Утырышларда, нигездә,  әлеге гаиләләрнең эшләре каралган. Комиссия әгъзалары, сыйныф җитәкчеләре, шулай ук  авыл жирлеге Советы вәкилләре һәрдаим бу гаиләләргә барып йөри, яшәү шартлары белән яхшы таныш.

Балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләр мәктәп укытучылары коллективы һәм комиссия, шулай ук авыл жирлеге тарафыннан һәрдаим күзәтү астында,  тормыш-көнкүрешләре, яшәеш шартлары белән кызыксынып торалар.   

Ел дәвамында район комиссиясе белән дә, участок полиция вәкиле белән дә авыррак, мохтаҗ гаиләләрнең өйләрендә рейдлар булды. Җирлектә газлары, утлары аерылган балигъ булмаган бала яши торган өйләр юк. 

Әмма даими эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр бу җирлектә дә юк түгел. Шундый 7 ир-ат бар, диде Риназ Шәрипов. Болар инде мондый гына сөйләшүләргә, үгет-нәсыйхәтләргә колак салу дәрәҗәсеннән узган. 

Энгель Фәттахов, мондый кешеләр һәр җирлектә дә бар. Алар белән аерым эшләү юлларын эзләргә кирәк. Башкалары да шушы көнгә калмасын өчен гомум-гамәли табибларының, фельдшерларның халык белән ныграк аралашуы, күзәтүдә тотуы мөһим, дип басым ясады. 

Август ае нәтиҗәләре буенча “Пар күгәрчен” сыны Усы җирлегенә тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев