Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

26 октябрьдә Актанышта зур өмә

Район үзәге җирлеген төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 2013 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр айлык игълан итү турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Айлык чорында, Актанышыбызның йөзен матурлау максатында, күп кенә эшләр башкарылды һәм бүгенге көндә дә бу эшләр дәвам итә....

Район үзәге җирлеген төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 2013 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр айлык игълан итү турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.

Айлык чорында, Актанышыбызның йөзен матурлау максатында, күп кенә эшләр башкарылды һәм бүгенге көндә дә бу эшләр дәвам итә. 5 мең төп каен һәм миләш агачы утыртылды, аларны коймалар белән әйләндереп алу бара. Бүгенге көндә оешма-предприятиеләр, мәктәпләр һәм аерым гражданнар, милекчеләр ширкәте кварталларны, урамнарны коелган яфраклардан арындыру белән шөгыльләнәләр. Айлык тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Әле эшләребез шактый.

Айлык чорында билгеләнгән чараларны үтәү максатыннан, 26 октябрь көнне район үзәге - Актанышта зур өмә уздырыла. Бу көнгә күп кенә эшләр планлаштырабыз.

Үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, урамнарны, су буйларын, зиратларны, паркларны, бакчаларны чүп-чардан арындыру һәм урамнардан ком өемнәрен, төзелеш материалларын, төрле техниканы алып бетерү зарур.

Реклама

Айлык чорында полиция участок вәкилләре белән берлектә башкарма комитет тарафыннан төзелгән комиссия һәр урамны, йорт алларын, кварталларны, чүп түгү урыннарын, оешма-предприятие яннарын тикшереп чыгачак. Башкарма комитет тарафыннан куелган таләпләр үтәлмәгән очракта, беркетмәләр төзелеп, район административ комиссиясенә биреләчәк. Район административ комиссиясе яңа составта үзенең эшен башлап җибәрде.

Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, кышка әзерләү максатыннан, 26 октябрь көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны анда актив катнашырга чакырам.

Өмә көнне оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, милекчеләр ширкәте кварталларны чистартуда үзләренең лаеклы өлешләрен кертерләр, дигән зур ышаныч бар.

Мөмкинлекләре булган башка гражданнарны җирлектәге зиратларны чистартуда катнашырга чакырам. Аларның үзләре белән тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килүләре сорала.

Өмә иртәнге 8 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев