Актаныш

28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2003 елдан Халыкара хезмәт оешмасы бу көнне бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны булдырмау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтә. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, 2003 елның июнендә үткәрелгән Халыкара хезмәт конференциясе революциясендә күрсәтелгәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендәге стратегиянең аерылыгысыз бер өлеше. Хезмәтне саклау, эшчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру, производствода бәхетсезлек очракларын...

2003 елдан Халыкара хезмәт оешмасы бу көнне бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны булдырмау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтә.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, 2003 елның июнендә үткәрелгән Халыкара хезмәт конференциясе революциясендә күрсәтелгәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендәге стратегиянең аерылыгысыз бер өлеше.
Хезмәтне саклау, эшчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру, производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү район профсоюз оешмаларының да мөһим юнәлеше. Хезмәтне саклауның торышы начар булу, зарарлы эш шартларында эш итү, эшчеләр организмында һөнәри авырулар китереп чыгаруга төп сәбәп булып тора. Шуның аркасында һәр тугызынчы бәхетсезлек очрагы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хатын-кызларга туры килә. Мондый хәлләр профсоюз оешмалары игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, эшне яхшырту буенча тамырдан үзгәреш бара дип әйтеп булмый әле.
Агросәнәгать комплексы иң куркыныч тармакларның берсе булып кала бирә. Производстводагы һәр бишенче бәхетсезлек очрагы бу тармакка туры килә. Хезмәтне саклауның торышы һәм бу өлкәдә борчулы проблемаларның һәрчак булып торуы һәрберебезне борчый торгандыр. Чөнки һәр кеше иртә белән эшкә барганда өенә исән-имин әйләнеп кайтыр өчен китә һәм аны өйдәгеләр дә һәрчак көтеп торалар. Бу уңайдан барлык хуҗалыкларның да матди чыгымнар сарыф итүен аңлыйбыз һәм күрәбез, ләкин бу эшне эзлекле төстә, даими үтәп баручылар берникадәр ким. Халык телендә бар бит: сәламәтлек һәм иминлек өчен акча кызгану - үзеңә әкренләп кабер казу белән бер. Бу авыл хуҗалыгы производствосын алганда да шулай ук.
Хезмәт кодексында таләп ителгәнчә, 50 эшчесе булган оешма, хуҗалыкта хезмәтне саклау буенча аерым штат белән белгеч булдырмасак, аңа үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәүдә булышлык итмәсәк, аяныч хәлләргә таруыбыз бик мөмкин. Бүгенге көндә районда дүрт кенә хуҗалыкта штат белән хезмәтне саклау белгече эшли. Ә калган хуҗалыкларда һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә дә бу вазифа өстәмә эш итеп башка белгечкә йөкләнә. Кеше өчен иң кадерлесе - аның гомере, ә саулык - аның байлыгы. Юкка гына "Саулык - зур байлык" дип әйтмиләр. Шуңа күрә саулыкны саклау мәсьәләсе белгечләр һәм һөнәр ияләренең төп бурычы булырга тиеш. Теләсә кайсы өлкәдә эшләүче белгеч эш барышында хезмәт иминлеген тәэмин итү проблемаларын даими чишкәндә генә бәхетсезлекләр кимергә мөмкин. Һәр эштә хезмәт куркынычсызлыгы тәэмин итү аны башкаручыларның ничек эшләүләренә һәм эш шартларына бәйләнгән. Эш көйле барганда гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калып була.
Шушы уңайдан хезмәтне саклау өлкәсенә багышланган укулар октябрь аенда Профсоюзлар Федерациясе тарафыннан үткәрелгән иде. Аннан соң бик күп сораулар булды. Ел дәвамында механизаторлар һәм терлекчеләр белән үткәрелгән укулар да, бу елның апрель аенда үткәрелгән агроконференция һәм җитәкче-белгечләрнең укулары да, елга бер мәртәбә медицина тикшерүләре үткәрүләр дә, сезонлы ашханәләрнең яхшы эшләүләре дә алдагы көннәрдә эшкә уңай йогынты ясар.
Хуҗалыклардан алынган мәгълүматларга караганда, узган 2014 елда больничныйларда булучылар - 865 кеше. 15 мең 457 кеше көне хезмәттә катнашмады. Аларга түләнгән акча 5 миллион 338 мең 236 сум. 2013 елда бу саннар 444 кеше - 8 633 кеше көне булып 2 миллион 929 мең 546 сум тәшкил иткән иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: