Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

29 нчы октябрь- комсомол туган көн

Бүген- 29 нчы октябрь- комсомол туган көн. ВЛКСМ оешуга-103 ел. 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ).

           1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый.

            Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, космоска да тәүгеләрдән очкан, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан. Комсомоллар Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында тиңсез батырлыклар күрсәткән, аннан соң илне күтәргән, тыныч вакытта казанышлары белән дөньяны шаккатырган. Меңләгән хәрби һәм хезмәт батырының исемнәре Туган ил тарихында алтын хәрефләр белән  язылган.

Реклама

                 Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь — Комсомол туган көн, яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын, яраткан бәйрәме булып кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев