Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

3 августтан район мәчетләре каршында балалар өчен дини лагерьлар эшли башлады

Төшкә кадәр Җәмигъ мәчетендә 15 ир бала дин сабаклары үзләштерә. Рөстәм хәзрәт Гыйздәтуллин кечкенәләр төркеменә гарәп хәрефләре, догалар өйрәтсә, Раушан хәзрәт Хөснетдинов гарәпчә Коръән укучы балалар белән дәресләр үткәрә. Рөстәм хәзрәт: - Төркиядә ике ел ярым укып Актанышка эшкә кайттым. Хәзер Җәмигъ мәчетендә балалар белән дәресләр үткәрәбез, асылыбыз Коръәни Кәримне...

Төшкә кадәр Җәмигъ мәчетендә 15 ир бала дин сабаклары үзләштерә. Рөстәм хәзрәт Гыйздәтуллин кечкенәләр төркеменә гарәп хәрефләре, догалар өйрәтсә, Раушан хәзрәт Хөснетдинов гарәпчә Коръән укучы балалар белән дәресләр үткәрә.
Рөстәм хәзрәт:
- Төркиядә ике ел ярым укып Актанышка эшкә кайттым. Хәзер Җәмигъ мәчетендә балалар белән дәресләр үткәрәбез, асылыбыз Коръәни Кәримне укырга өйрәтәбез. Иң әүвәл гарәп әлифбасын өйрәтәбез, хәрефләрнең дөрес әйтелешен аңлатабыз.
Раушан хәзрәт:
- Июнь аенда балаларга бер тапкыр лагерь оештырган идек. Монысы - икенче тапкыр. Әбәдтән соң Байсар, Чуракай авылларына барабыз, анда лагерьга йөрүче балалар белән шөгыльләнәбез. Тәнәфесләрдә төрле уеннар уйнатабыз, чәй эчү дә оештырылган.
Булат Гайнуллин:
- Актанышка Казаннан җәйге ялга кайттым. Икенче ел йөрим.
Рәйхан Хаҗиев:
- Беренче тапкыр килдем. Миңа монда бик ошый. Хәрефләр таныйбыз, үзеңне ничек тотарга, тәртип кагыйдәләрен дә укытучы абыйларыбыз өйрәтә.
Данияр Хәсәншин:
- Азнакайдан кайттым. Намазга йөргәндә мулла абый лагерьга чакырды. Беренче тапкыр әле мондый лагерьда. "Әлхәм", "Аятел көрси", "Нәс", "Фәләкъ"не яттан беләм.
Җәмигъ мәчетендә шундый ук лагерь төштән соң кызлар өчен эшли. Анда мөслимәләр Дилбәр Гәрәева, Илина Арсланова, Эльвира Мортазина җитәкчелегендә 28 бала шөгыльләнә: намаз укыйлар, дәресләрдә ислам дине нигезләрен, намаз уку тәртибен, гарәп алфавитын, әхлакый тәрбия өйрәнәләр. Лагерь дәвамында хатын-кызларга кирәкле һөнәрләргә өйрәтү, мастер-класслар үткәрү - алъяпкыч тегү, аш-су әзерләү серләренә төшендерү, кулдан бүләк ясау, зәвыклы киенергә өйрәтү дә каралган. Кызыклы уеннар, файдалы әңгәмәләр дә кызларга бик ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев