Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм! Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме - сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, халык арасында агарту эшләре алып...

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм!
Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме - сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, халык арасында агарту эшләре алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз.
Киләчәктә дә юллардагы җәяүлеләр һәм шоферларның иминлеген кайгыртырсыз дип ышанам. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телим.
Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев