Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләүдә үзгәрешләр булачак

Проект тарафыннан инде быел ук шундый пособиеләр белән тәэмин итү күздә тотыла.

Хөкүмәт 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түләү турындагы проектка кертелгән үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мондый түләүләргә дифференциация кертергә тәкъдим иткән иде. Пособиеләрнең күләмен гаиләнең кеременә бәйле рәвештә билгеләү күздә тотылды, «чөнки элекке күләмдәге түләүләрдән соң барлык гаиләләр өчен дә җан башына туры килгән уртача керем яшәү минимумына җитте», дип искәрттеләр агентлыкта.

Министрлык мәгълүматлары буенча, айлык пособиеләрне арттыру өчен якынча 95 миллиард сум акча кирәк булачак. Проект тарафыннан инде быел ук шундый пособиеләр белән тәэмин итү күздә тотыла.

Реклама

Аз керемле гаиләләр өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие 2020 елның июнь аенда түләнә башлады. Ил буенча түләүләрнең уртача күләме, төбәктә билгеләнгән баланың яшәү минимумы күләменә бәйле рәвештә, 5,5 мең сум чамасы тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев