Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

50 елдан соң очраштык

Актаныш мәктәбен тәмамлавыбызга 50 ел тулу кичәсен оештырып, безне шул бәйрәмгә чакырып кайтардылар. Очрашуыбызны Актанышның матур ресторанында оештырганнар иде. Укытучыларыбыз да килгәннәр. Әлфия апа, Хәния апа, Роза апа, Төхбәтуллин абыйларыбызны күрдек. Бик шатландык. Сизелми дә 50 ел үтеп киткән. 50 елдан соң да бер-беребезне күрергә теләп, бирегә җыелганбыз икән, димәк,...

Актаныш мәктәбен тәмамлавыбызга 50 ел тулу кичәсен оештырып, безне шул бәйрәмгә чакырып кайтардылар. Очрашуыбызны Актанышның матур ресторанында оештырганнар иде. Укытучыларыбыз да килгәннәр. Әлфия апа, Хәния апа, Роза апа, Төхбәтуллин абыйларыбызны күрдек. Бик шатландык.
Сизелми дә 50 ел үтеп киткән. 50 елдан соң да бер-беребезне күрергә теләп, бирегә җыелганбыз икән, димәк, безнең күңелләрдә яшьлек дәрте сүнмәгән. Хәл сорашып, әңгәмәләр кордык, җырлап биедек, онытылмаслык очрашу булды бу.
Еракларда гомер итүчеләребез дә кайткан иде. Әмма арабыздан бөтенләйгә киткән сыйныфташларыбыз да, укытучыларыбыз да бар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдык.
Әйе, гомер үтә, вакыт туктап тормый. Өч елдан тагын очрашырга сүз бирештек. Шушы бәйрәмне оештырган, безгә шундый шатлыклар бүләк иткән сыйныфташларыбыз Фагыйла Шакировага, Нурия Хөсәеновага, Әнисә Шәмсиевага, Гөлфизә Нәгыймовага һәм бәйрәмебезне шундый матур итеп алып барып, үзенең матур тавышы, җыры белән куандырган Рафаэль Хөсәеновка рәхмәтләребезне әйтеп таралыштык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев