Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

50гә якын ир-егетебез хәрби хезмәткә алынды

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш ахырына якынлашты. Ноябрь аенда районыбыздан 14 егет армия сафларына китте. Шуларның 2се контракт нигезендә хезмәт итәчәк. Чакырылыш комиссиясендә 27 яше тулган, ягъни хәрби хезмәткә чакырылыш яшен узган 5 егетнең дә эше каралды. Аларның 1сенә хәрби билет бирелде, калганнары исә кулларына белешмә генә алу бәхетенә иреште. Шуны...

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш ахырына якынлашты. Ноябрь аенда районыбыздан 14 егет армия сафларына китте. Шуларның 2се контракт нигезендә хезмәт итәчәк. Чакырылыш комиссиясендә 27 яше тулган, ягъни хәрби хезмәткә чакырылыш яшен узган 5 егетнең дә эше каралды. Аларның 1сенә хәрби билет бирелде, калганнары исә кулларына белешмә генә алу бәхетенә иреште.
Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, әлеге белешмәгә ия булганнарга киләчәктә карьера үсешендә зур киртәләр барлыкка килүе мөмкин. Шулай ук, югары урыннарда хезмәт куюга да юл ябык дигән сүз.
22 декабрьдә көзге чакырылышның соңгы көне иде. Районыбызның тагын 5 егете солдат каешын буды. Ә җәмгысы 50гә якын ир-егетебез быелгы көздә хәрби хезмәткә алынды.
Tatar-inform.ru хәбәр итүенчә, быел көз 4 меңләп татарстанлы хәрби хезмәткә алынган һәм аларның күбесе Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларына җибәрелгән. Армиягә алынучыларның 20 проценты - диңгез флотында, 9 проценты - ракета, 8 проценты - һава-десант гаскәрләрендә, 8 проценты - РФның ЭЭМда, 7 проценты - хәрби-һава көчләре, 41 проценты коры җир гаскәре һ.б. подразделениеләрдә хезмәт итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев