Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

55 елдан соң очраштык

Без, 1946-1947 елларда туган балалар, 1954 елда Иске Сәфәр җидееллык мәктәбенең I сыйныфына укырга кереп, мәктәп сигезьеллыкка әйләнгәч, беренче чыгарылыш булып, 1962 елда мәктәпне тәмамладык. Аннан соң 55 ел гомер үтеп китте. Без шушы датаны билгеләү ниятеннән, фикерләшеп, очрашу үткәрергә булдык. Очрашуны Хәнә Сәетова үз өендә үткәрик, дип тәкъдим итте....

Без, 1946-1947 елларда туган балалар, 1954 елда Иске Сәфәр җидееллык мәктәбенең I сыйныфына укырга кереп, мәктәп сигезьеллыкка әйләнгәч, беренче чыгарылыш булып, 1962 елда мәктәпне тәмамладык.
Аннан соң 55 ел гомер үтеп китте. Без шушы датаны билгеләү ниятеннән, фикерләшеп, очрашу үткәрергә булдык. Очрашуны Хәнә Сәетова үз өендә үткәрик, дип тәкъдим итте. Без бик теләп ризалаштык.Мәктәпне 25 укучы тәмамлаган идек, хәзерге көндә 15 сыйныфташыбыз гына исән-сау.
Максатыбыз да төрле елларда вафат булган 10 сыйныфташыбызны искә алып, алар рухына дога укыту иде. Билгеләнгән көнгә исәннәребезнең бөтенесе үк булмаса да (өчесе төрле сәбәпләр аркасында килә алмады) сөйләшенгән өйгә җыелдык.
Очрашуны сыйныфташыбыз Рәеф Сәгъбиев, исәннәребезне барлап, вафат булганнарны искә алып, башлап җибәрде.
Шуннан соң Коръән укыдык. Аны уку өчен дә безгә читтән абыстай чакырасы булмады, сыйныфташыбыз Гөлсинә Заһриева (Батырова) үзенең йомшак, ягымлы тавышы белән догаларын укып, сыйныфташларыбыз рухына багышлап, дога кылдык.
Бу өлешен шигырь юллары белән тәмамлап куйдык.
Авырлыклар басса иңнәреңне,
Көч булмаса хәтта еларга,
Бер дога кыл - юнәл кыйблага,
Таян һәрчак бары Аллаһка.
Ни эшләргә белми йөрсәң әгәр,
Ачы, кырыс, авыр язмыштан.
Зарланма син, үксеп елама да,
Сора ярдәм бары Аллаһтан.
Һәр яктан да шатлык урап алса,
Бәхет керсә синең ишектән,
Димәк, догаларың синең кабул булган,
Димәк, Аллаһ сине ишеткән.
Иман белән яшик бу тормышта,
Бакыйлыкка әле күчкәнче.
Бер-беребезнең хәлен белешеп торыйк,
Телефоннар эшләп торганда.
Шуннан соң 5-7 нче сыйныфларда укыганда сыйныф җитәкчебез булган Фәния апа Сәетгәрәева (аны да чакырган идек) үзенең тормышы турында сөйләде.
Хәзер ул 82 яшьтә, Чаллыда улы-килене белән яши, бу очрашуга улы алып кайтты. Аңа шәл һәм чәчәк бәйләме бүләк иттек.
Аннан һәрберебез дә 55 ел эчендә үткән тормышын кыскача, шулай да аңлаешлы итеп сөйләп чыкты.
Табын әзерләшергә өч сыйныфташыбызның кызлары, бер сыйныфташыбызның килене дә килгән иде. Алар, пионерлар булып киенеп, бик матур чыгыш ясап, җырлап, байрак, барабан, быргы, кыңгырау белән чыгып, безне котладылар, матур теләкләрен теләделәр. "Укытучыма" дигән җыр башкардылар. Бу өлеше безгә бигрәк тә нык ошады. Эче-тышы кулдан эшләнгән, сыйныфташларыбыз белән төшкән фотобыз урнаштырылган, матур шигырь юллары язылган открытка, шулай ук кулдан эшләнгән медаль өләштеләр.
Кичә барышында сыйныфташларыбызга гына кагылышлы башваткыч та чишеп алдык, лотерея уены да уйнаттык.
Очрашуга үзләренең гаиләләре белән ярдәм иткән сыйныфташыбыз Ринат Фәхертдиновка аерым рәхмәт. Бер сыйныфташыбыз да буш кул белән килмәгән иде. Сыйныфташыбыз Хәнә Хөҗҗәтованың кызы бик матур итеп газета эшләгән, кулдан ясалган истәлек открыткалары да аның хезмәте иде.
Соңыннан, очрашуны оештыручыларга, аеруча Рәеф Сәгъбиевкә, табын әзерләүдә ярдәм иткән Ринат кызы Венерага, Мөнҗия кызы Гүзәлиягә, Хәнә кызы Гөлфирәгә, улы Фәрсилгә, килене Гөлназга бик зур рәхмәтләребезне әйтеп, табын ахырында тагын дога укып, бик канәгать булып таралыштык.
Бу очрашу күңелләребездә бик җылы тәэсир калдырды, күптәннән күрешкәнебез булмаган иптәшләребез белән очраштык, алга таба да исән вакытта хәбәрләшеп торыйк, дигән фикерләр әйтелде.
Башкаларга да шушындый гади генә очрашулар үткәрсәгез, бик канәгать калырсыз, дигән теләктә калабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев