Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

596 юл-транспорт һәлакәте булган

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында барлыгы 4596 юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге һәлакәтләрдә 586 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 5950 кеше исә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Әйтергә кирәк, юл-тарнспорт һәлакәтләренең күпчелеге эчкән хәлдә руль артына утыручы ваемсыз шоферлар аркасында - 336. Боларда 36 кеше бакыйлыкка күчкән,...

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында барлыгы 4596 юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге һәлакәтләрдә 586 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 5950 кеше исә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Әйтергә кирәк, юл-тарнспорт һәлакәтләренең күпчелеге эчкән хәлдә руль артына утыручы ваемсыз шоферлар аркасында - 336. Боларда 36 кеше бакыйлыкка күчкән, 503 кеше яраланган.
Актаныш районы буенча карасак, 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләрдә үлүчеләр саны - 11, яраланучылар - 57 кеше. Исерек шоферлар гаебе белән 4 юл - транспорт һәлакәте булган.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар еш кына ачыкланса да, шунысы аянычлы, андыйлар саны артканнан-арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев