Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

60 миллион сум откан!

Күктән төшкән бәхет, ди кыз бу хакта.

Краснодар краеннан Алена С. җәен Русия буйлап сәфәре вакытында Мурманск шәһәренә килгән. Кыз кибеткә азык-төлек алырга кергәч, кассир аңа "Спортлото" дәүләт лотереясы билетын сатып алырга тәкъдим итә.

5989нчы тираж нәтиҗәләре кыз өчен шаккатыргыч булып чыга: Алена 58 761 825 сум күләмендә суперприз ота. Дөрес, бу хакта ул берничә айдан соң гына белгән.

Кыз билет сатып алганда телефон номерын калдырган булган һәм берничә айдан соң «Столото» сайтында шушы номеры белән теркәлгән. Нәтиҗәдә, җиңүче шок хәлендә булган. «Мин әлегә кадәр моның минем белән булганын аңламадым. Сумма зур. Күктән килеп төште бу акча", - ди ул.

Алена сүзләренчә, ул әлеге акчага дизайн һәм сәнгать өлкәсендә югары белем алырга һәм Канадага барырга планлаштыра. Шулай ук, ул акчаның бер өлешен Хайваннарга ярдәм фондына иганә итеп тапшырырга һәм билет саткан кибет сатучысына рәхмәт белдерергә җыена.

фото: barnaul-altai.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев