Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

60 яшьлек юбилеегыз белән!

Мари Суыксу авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче МАРСЕЛЬ ИСЛАМҖАН улы ГАЛИЕВкә 16 мартта 60 яшь тула. Кадерле абыебыз! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең әти урынына...

Мари Суыксу авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче МАРСЕЛЬ ИСЛАМҖАН улы ГАЛИЕВкә 16 мартта 60 яшь тула.
Кадерле абыебыз! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең әти урынына калган иң олы зат. Без - туганнарыңны үз яныңа җыясың, шатлык-кайгыларны бергәләп уртаклашасың. Үзеңнең киңәшләрең белән безгә һәрвакыт ярдәм итәсең. Безнең балаларыбызның дәү әтисе дә син. Синең тырыш хезмәтең, авырлыклар алдында баш имичә яшәвең - барыбызга да үрнәк. Алдагы тормышың җиңги белән тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булып, матур, озын-озак гомер итегез.
Котлы булсын, абый, юбилеең,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Алтмышынчы яз синең бусагада,
Алтмышынчысы, түгел йөзенче.
Узсын, әйдә, картайсыннар еллар,
Тик картайтма бары күңелеңне.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барлык туганнар бергә җыелып.
Безнең бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев