Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

7 Май – Радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйсыз. Башкарган хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара. Сезне һөнәри...

Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйсыз. Башкарган хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телим. Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз.
Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев