Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

70 елдан соң...

"1945 нче елны Герман җирендә үлеп калды ул," - дип сөйли иде Хәдичә әбекәй Нургали бабам турында. Сугышка 1942 елның 30 маенда алынган ул. Кызганыч, истәлеккә бер сурәте дә, язган хаты да сакланмаган. 1994 елда сугышта катнашучыларны, һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барлап, "Хәтер китабы" басылып чыкты. Мин шул китаптан бабам...

"1945 нче елны Герман җирендә үлеп калды ул," - дип сөйли иде Хәдичә әбекәй Нургали бабам турында. Сугышка 1942 елның 30 маенда алынган ул. Кызганыч, истәлеккә бер сурәте дә, язган хаты да сакланмаган.
1994 елда сугышта катнашучыларны, һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барлап, "Хәтер китабы" басылып чыкты. Мин шул китаптан бабам Нургали турында язылганнарны эзләп таптым. Анда "Исламов Нургали 1905нче елда Качкын авылында туган, Актаныш РКК, красноармеец, 11.02.1945 - яралардан үлгән. Калининград өлкәсендә җирләнгән," - диелгән.
Ә минем әти - Нургалиев Миргазиян Нургали улына бабай сугышка киткәндә 12 яшь кенә булган. Ул ятим үссә дә, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы бар тормыш авырлыкларын җиңеп, укып, гомере буе авылда баш хисапчы булып эшләде. Авылда гына түгел, районда да бик дәрәҗәле кеше саналды. Әтиебез 1993 елда, 63 яшендә каты авырудан вафат булды. Аңа бу китапны күрергә, үзенең әтисе турында, укып булса да, сөенергә насыйп булмады.
Тормыш алга бара: сугышта үлеп калганнар, хәбәрсез югалганнарны эзләү тәртипкә китерелде. Компьютерлар барлыкка килде. Без дә бабабыз Нургалинең җирләнгән урынын эзли башладык. 2014 елда сеңлебез Люциянең улы Руслан белән интернетта "Мемориал" сайтына кереп, шактый эзләнүләрдән соң, таптык бит бабабызның каберен. Анда "Калининград өлкәсе, Правдинск районы Филиповка поселогондагы "Туганнар каберлегенә күмелгән", диелгән.
Быел 10 апрель көнне, җыенып, Руслан белән Калининград шәһәренә очтык. Аэропортта хәрби комиссариат вәкиле каршы алып, Багратион шәһәре хәрби комиссариатына кадәр озатып куйды. Бу шәһәрнең хәрби комиссары - полковник Владислав Дорофеев безне җылы каршы алды. Аларда да сугышчылар күмелгән Туганнар каберлегенең исемлеге буенча "Хәтер китабы" чыгарылган. Анда төгәлрәк итеп: "Исламов Нургали - гвардия рядовое, 163нче укчылар полкы, 54нче гвардия укчылар дивизиясе, 11 февраль 1945 ел, Багратион районы Славянск поселогонда күмелгән", - дип язылган. Икенче көнне хәрби комиссариатка җыелып, корреспондент Александр Поляковны да алып, Славянск поселогына юл алдык. Туганнар каберлегенә бардык.
Әйе, илебез азатлыгы өчен һәлак булган батыр солдатлар исемлегендә безнең бабабыз Нургали дә бар. Алар хөрмәтенә чәчәкләр салдык, бабай һәм башка батырлар алдында баш иеп, бер минут тынлыкта булдык. Истәлеккә фотога төштек. Шул көнне Багратион шәһәрен карадык. Шушында батырларча һәлак булган татар язучысы Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштереп, шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә. Батырлар аллеясында Фатих Кәримнең рәсеме белән мемориал такта куелган.
Шулай, 70 елдан соң, мәрхүмә әбиебез Хәдичә, мәрхүм әтиебез Миргазиянның ул чор өчен баш җитмәслек хыял гына булган уй-хисләрен тормышка ашырырга насыйп булды безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев