Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

700дән артык кеше сәхнәгә менде

Хезмәт алдынгыларын 2013 ел йомгаклары буенча билгеләделәр. Кемнәр ул иң-иңнәр? Аларны ачыклар вакыт җитте. Ә аңа кадәр якын тарихка күз салыйк. Ишекләре дә ябылырга өлгермәгән 2013 елның үзенчәлекле вакыйгалары инде тарих булып язылган. Видеоязмаларда матур мизгелләр сакланган. Сәхнә түрендәге экраннан аларны карый-карый, районыбызда ирешелгән уңышлар барланды. Аларда һәркемнең өлеше бар....

Хезмәт алдынгыларын 2013 ел йомгаклары буенча билгеләделәр. Кемнәр ул иң-иңнәр? Аларны ачыклар вакыт җитте. Ә аңа кадәр якын тарихка күз салыйк. Ишекләре дә ябылырга өлгермәгән 2013 елның үзенчәлекле вакыйгалары инде тарих булып язылган. Видеоязмаларда матур мизгелләр сакланган. Сәхнә түрендәге экраннан аларны карый-карый, районыбызда ирешелгән уңышлар барланды. Аларда һәркемнең өлеше бар. Районның сәнгать осталары җыр-биюле инсценировканы милли үзенчәлекләргә баетып әзерләгәннәр. Чәчәкле җәй, яшел болын. Төсләрдән күзләр камашырлык: ал, кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә... - биючеләрнең киемнәре, дәртле җыр-биюләре кояшлы, җылы җәйне хәтерләтә. Менә печәнчеләр күренде. Төсләр балкышында сары төс өстенлек итә.
Игеннәр өлгерә, тук башаклар көз җитүен күрсәтә. Икмәк уңышын җыйнап алу никадәр генә мәшәкатьле, кылны кырыкка ярырдай вакыт булмасын - барыбер күңелле чор. Муллык чоры яшәүгә көч бирә. Көзләрне ап-ак кышлар алыштыра. Муллык һәм аклык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең эшчәнлеге елның кайсы чорында да туктап тормый. Кыш уртасы - аның язгы кыр эшләренә әзерлек вакыты. Чәчү төгәлләнүгә, шаулап-гөрләп, милли бәйрәмебез - сабантуйлар җитә. Шушы гүзәл мизгелләрне сәхнәдә күрү - авыл кешесенең тормышын яңа тәэсирләр белән баета. Хезмәт бәйрәме күңелләрне кузгаткан хис-кичерешләр белән дәвам итә.
Иң тәмлесе - Актаныш икмәге. Иң купшысы - Актаныш чәкчәге.
Бәйрәмнең күңелле күренешләрен күрми калучылар аны Актаныш телевидениесенең пәнҗешәмбе тапшыруында карый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев